Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
12 март 2019, 11:32

“Коймак пеште, табадан төште...”

Бәйрәм атнасы гадәттәгечә кыш карачкысын яндыру белән төгәлләнде


Май чабу – кышны озатуны чагылдырган мәҗүсилек бәйрәме. Ата-бабаларыбыз кояшны Аллага тиңләгән. Язның тәүге көннәренә, җир җылына башлавына сөенгән. Шул сәбәпле кояшка охшаган түгәрәк кабартма пешерү йоласы барлыкка килгән. Аннары аларны коймакка алыштырганнар.

Узган ялларда йөзләгән туймазылы районың төрле мәйданчыкларына кышны озату чарасына җыелды. Гадәти уеннар һәм күңел ачулар аларга Май чабу бәйрәме рухын тоярга ярдәм итте. Иң кыю һәм тәвәккәлләр кар атышты, гер чөйде, аркан тартышты.

Якшәмбе көнне шәһәрнең үзәк мәйданы да гөрләде. Ачык һавада оештырылган сәхнәдә районның иҗат коллективлары күркәм чыгышларын тәкъдим итте. Театрлаштырылган тамашада Бөек Устюгтагы йортына кайтып китәр алдыннан халыкны күреп китәргә теләгән Кыш бабай да катнашты хәтта. Кәсепчеләр гамәли-бизәү сәнгате эшләнмәләреннән күргәзмә-ярминкә оештырды: сырлы-бизәкле тартмачыклар, курчаклар...

Өч көн элек исә “Изумруд” санаторий-профилакториенда сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен бәйрәм үтте. Бала-чаганы, коймак пешереп, оешма хезмәткәрләре, Язбикә, Карбабай һәм Фиксиклар каршы алды. Һәр балага бүләк тапшырдылар.

Анфиса АИТОВА.


Читайте нас: