Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
12 март 2019, 11:42

1 апрельгә Башкортстанда юлларны ремонтлау картасын чагылдырган интернет кушымта эшли башлаячак

Республика Башлыгы вазифаларын вакытлыча үтәүче Радий Хәбиров “Госкомтранс”ка шундый күрсәтмә бирде

Кичә төбәк Хөкүмәтендә үткән ашыгыч киңәшмәдә Радий Хәбиров юллардагы чокырларны ремонтлау сыйфатын күздә тоткан интернет кушымтаны эшкә кушуны тизләтергә боерды.

Юлларда чокырларны ремонтлауның интерактив картасы юл хезмәтләренең эшчәнлеген көйләү максатында булдырыла. Республика халкы, сәхифәдә теркәлеп, картада автомобиль юлларының начар хәлдәге өлешен билгели, фото яисә видеосын куя ала. Бу гариза-хәбәр шундук тиешле чара күрү өчен юлның шушы өлешен хезмәтләндергән оешмага җибәреләчәк. Мөрәҗәгатьне тикшерү һәм эшкәртү өчен бер тәүлек бирелә, ремонт өч тәүлектә эшләнергә, хәвефле чокырлар исә бер тәүлектә ямалырга тиеш.

Юллардагы чокырларны ремонтлау картасы белән республика “Госкомтранс”ы, БР Юл хуҗалыгы идарәсе һәм “Башкиравтодор” компаниясе сәхифләрендә танышырга мөмкин.

Карта операторы итеп Юл хуҗалыгы идарәсе тәгаенләнгән, ул мөрәҗәгатьләрне һәм ремонт вакытын күздә тотачак. Шулай ук бу картада республика халкы юллардагы чокырларны ремонтлаудан тыш, юл эшчәнлегенә бәйле башка мөрәҗәгатьләр дә калдыра алачак.
Читайте нас: