Туймазы хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
7 март 2019, 13:25

“Пропаганда” канатларында

Танылган төркем Туймазыда чыгыш ясаячак

2001 елда музыка гөмбәзендә кызлардан торган “Пропаганда” вокал төркеме пәйда булды. Танылган җырларының берничәсе бу: “Кванта коста”, «Я, я яблоки ела», «Я рисую на асфальте мелом», “Супер-детка”. Дүрт ел элек төркем исәбендә Туймазы кызы Майя Подольская (әтисе буенча Равилова) да чыгыш ясый башлады.

Туймазыда Майя 6 яшенә кадәр яши, соңыннан әнисе белән Вологда шәһәренә күчеп китә. Үсмер чагында кече ватанында берничә ай туганнарында яшәп ала: Туймазы 4нче мәктәбендә укый, Балалар (үсмерләр) иҗат йортында вокал белән шөгыльләнә, район чараларында чыгыш ясый.

Майяның зур сәхнәгә ни рәвешле килүе турында гәзиттә берничә тапкыр язылган иде инде. Башта “Сборная Союза” вокал төркеме исәбендә аерым проект белән чыгыш ясый. Соңыннан сайлап алуны уңышлы үтеп, “Пропаганда” төркеменә алына. Аның исәбендә якташыбыз илебез буенча, чит илләргә гастрольгә йөри, яңа җырлар яздыра.

Әңгәмәбез барышында Майя үзләренең төркеме апрель ахырында шәһәребезгә килергә исәпләве турында да әйтеп үтте.

– Туймазы тамашачылары алдында чыгыш ясарга күптән хыяллана идем, – диде Майя. – Туймазыда да чыгыш ясаячагыбызны белгәч, сөенечемнән еладым хәтта. Тәүге адымнарымны (шул исәптән музыка үрләренә дә) ясаган, балачагым үткән Туймазы шәһәрен беркайчан да яратудан туктамадым. Озакламый очрашырбыз дигән өметтә калам!

Анфиса АИТОВА.


Читайте нас: