Туймазы хәбәрләре
-4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
7 март 2019, 13:15

“Камыр ни, металл ни — аерма юк!..”

Туймазыда яшәүче ханым химия машиналары эшләү заводында 40 ел токарь булып хезмәт салган

Фәйрүзә Гафарованың күпне күргән токарь станогында эшләвен күзәтеп тору үзе бер ләззәт. Бер-ике җитез хәрәкәт һәм менә кискечтән көмеш еландай металл җеп сузыла. “Сыйфат өчен борчылмагыз, – дип елмая ул. – Биредә эшләвемә быел 40 ел була. Югыйсә, 17 яшемдә химия машиналары эшләү заводының метиз цехына әле кичә генә килгән сыманмын”.

Мәктәптә Фәйрүзә “бишле”гә генә укый диярлек. Шуңа да унынчы сыйныфтан соң Уфа дәүләт авиация-техника университетына укырга бер каршылыксыз керә. Тик урындагы һөнәр училищесында студентларга хәтта 80 сум стипендия түләүләрен ишеткәч, ике дә уйламый шунда күчә.

– Сигез ай дәва-мында токарьга укыдым, заводка килгәч, сәнәгать эшенә кереп киттем, – дип дәвам итә ул. – Разрядың нинди, дип сорадылар? Өченче? Бик яхшы. Иркенләп йөрергә вакыт юк – бүгеннән үк эшкә керешәсең, – диделәр.

Бераздан Гафарова укуын авиация институтының читтән торып уку бүлегендә дәвам итәргә тели. Предприятие җитәкчеләреннән уку йортына юллама бирүләрен сорап керә. Алар исә каршы төшә: “Соңыннан инженер яисә конструктор булыргамы? Юк инде! Син бит коеп куйган токарь”. Һәм бригадир итеп тәгаенлиләр.

– 37 ел инде ир-атларга да, хатын-кызларга да җитәкчелек итәм, – дип елмая ул. – Хәзер минем кул астында асылда урындагы техникумны тәмамлаган яшьләр эшли. Аларны сәнәгать нигезләренә өйрәтәм, шул исәптән, тормыш сабаклары да бирәм. Барысы белән дә уртак тел табам. Өлкән ир-атлар белән әңгәмәләшкәндә каты сүзләр дә ычкынгалый. Яшьләргә килгәндә... Бер сөзеп карасаң (усал итеп карап куя – автор), шундук аңлыйлар. Кирәк чагында барысын да бер-береңә турыга бәреп әйтәсең, аннары яңадан дуслашып китәсең. Башкача мөмкин түгел. Яңа эш башлаучыларны шунда ук кисәтеп куям: мәшәкатьләрегезне өйдә калдырып килегез. Монда иң мөһиме – эш.

Гафарова сүзләренә караганда, токарь һөнәрендә хатын-кызга хас сыйфатлар аз. Ул күтәреп йөргән кайбер эшләнмәләр 10-15 килограмм чамасы тарта, кайберләре тагын да авыррак. Ял һәм бәйрәм көннәрендә дә уникешәр сәгать эшләргә туры килә.

– Кимчелекме бу? Ничек карыйсың инде, – дип уйга кала предприятие ветераны. – Минималь оклад белән заказсыз утырган заманаларны яхшы хәтерлим мин. Ә хәзер саллы йөкләнеш булганда токарьларның хезмәт хакы 60 мең сумлап тәшкил итә. Әлбәттә, туганнар һәм дуслар баштагы мәлдә: “Хатын-кыз токарь буламыни?” – дип аптырый иде. Соңыннан өйрәнделәр. Туганнар һәм ахирәтләремә аңлаттым: “Син камырдан әллә ниләр эшли алсаң, мин шуны ук тимердән ясыйм. Аермасы нидә соң?”

Әнисеннән күреп, Гафарованың өлкән кызы да сигез ел гомерен токарь һөнәренә багышлаган. Әнинең хезмәт хакы нәрсә бәрабәренә килгәнен яхшы беләм, ди ул хәзер. Фәйрүзә ханым: “Хәзер бар нәрсә дә кулымнан килә. Заводта күп еллар кисүче коралларны үткерләп өйрәнгәч, өйдәге пычакларны үткерләүне чутка да куймыйм”, – дип шаярта.

Авырып киткән тормыш иптәшен саклап-кадерләп, Фәйрүзә (үзенә исем-шәрифләре белән атауны өнәми) җәй көне бакча мәшәкатьләренә чума. Ике кияве – төп ярдәмчеләре булуга карамастан, кирәк чагында койманы да үзе төзәтә, утынын да ярып куя ул. Хәер, 50 сотый җирдә эш җитәрлек.

– Ел саен барыбызга да җитәрлек итеп бәрәңге утыртабыз, кимендә 300 төп помидор, – дип горурланып сөйли ул. – Без хәзер ишле бит: өч оныгым бар, дүртенчесен көтәбез менә. Миңа күптән хаклы ялга китәргә вакыт инде, оныклар белән мәш килергә.

Тик бу хакта җитәкчеләре ишетеп калса, тагын азрак эшләп алырга үгетли башлый аны.

– Ризалашам инде, – дип кулларын җәя ул. – Җитмәсә, цехта күптән түгел ремонт ясадылар. Хәзер якты, җылы, түбәдән су акмый, җил өрми. Искиткеч!

Гафарова 1969 елда җитештерелгән токарь-винторез станогы янына килеп баса һәм эшен дәвам итә.

– Әйе, җиһазым борынгы,– ди ул, елмаюлы караш ташлап. – Үзем дә яшь түгел инде. Бу станокка өйрәндем, башкага күңел ятмый.

Алексей ШИЛЬНИКОВ.


Читайте нас: