Районда ишле балалы 1785 гаилә яши. Шуның 1220сендә өчәр, 174 гаиләдә – дүрт, 39 гаиләдә – биш, 13 гаиләдә алты бала тәрбияләнә. Бер гаилә – җиде, тагын берсе тугыз балага гомер бүләк иткән. Кимендә биш бала тәрбияләгән 114 Туймазы гүзәле “Ана даны” медале белән бүләкләнгән.