Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
5 март 2019, 12:25

Мәктәпләрне төзекләндерәбез, янгыннардан сакланабыз

Быел районда Төбәк тәкъдимнәрен хуплау программасы кысаларында 18 проект тормышка ашырылачак

Башкортстанда Төбәк тәкъдимнәрен хуплау программасы (ППМИ) 2014 елдан тормышка ашырыла. Анда катнашу өчен төп шарт – халык тарафыннан җәмәгать һәм үткәргечләр инфраструктурасын яхшыртуга юнәлтелгән чараларда акчалата катнашу. Төбәк өлеше дә миллионнар белән бәяләнә. Мәсәлән, былтыр проектларны тиңдәш финанслауга республика бюджетыннан 400 млн сум бүленгән.

Игътибар үзәгендә – балалар мәйданчыклары һәм юллар

Туймазы районында 2018 елда ППМИ кысаларында кимендә 14 млн сумлык 16 проект тормышка ашырылган. Шуның 9 млн сумын республика бүлгән. Калганы – район бюджетыннан, халык өлеше һәм химаячылар ярдәме. Чокадыбаш авыл советы саллы милеккә ия булган – асылма җиһазлы трактор сатып алган һәм Түбән Троицкий авыл советы төбәк спорт залын җентекле ремонтлаган һәм җиһазлаган. Татар-Олкан авыл советында халык бер тавыштан бу акчаны янгын машинасына юнәлтергә карар иткән.

– Янгын сүндерү машинасы бар инде безнең. Әмма ул 1983 елгы – төзәтеләсе төзәтелгән, сипләнәсе сипләнгән. Күләмлелеге аркасында урман юлларыннан үтәлми. Яңа янгын сүндерү машинасы мондый кимчелекләрдән арындырылган, – дип сөенә авыл советы башлыгы Илдар Баһаутдинов.– Яз көне гадәттә тимер юл буендагы үләнгә ут каба, без моңа әзер быел.

– Иске машина да һәрвакыт әзер тора. Әмма 10 авыл өчен бу гына аз, – ди машина шофёры Рәсим Исламов.

Янгын сүндерү белән Рәсим Нурлыгаян улы 2006 елдан бирле шөгыльләнә. Төрле хәлләр булган: күз алдында кешеләр дә зыян күргән, тоташ урманнар янган. Мондый очракта һәр секунд кадерле. Шуңа күрә техникасын һәрвакыт тәртиптә тота ул. Димәк, яңа машина – ышанычлы кулларда.

Алардан кала быел исә Татар-Олкан авылы халкы Төбәк тәкъдимнәрен хуплау программасы кысаларында Югары Сәрдек мәгариф оешмалары биләмәсендә яңгырдан һәм кояштан саклану өчен япма корырга карар иткән.

Алардан кала, быел программада барлыгы 17 авыл советы һәм Туймазы шәһәр биләмәсе катнаша. Искетуймазылылар яңа торак төбәгендәге юлны ремонтларга карар иткән. Кәкребашта балалар бакчасы түбәсе җентекле ремонтланачак. Николаевкада балалар уен мәйданчыгы өчен җиһаз кайтартачаклар. Дуслык балалар бакчасында тәрәзә яңартылачак.

Проектлар исемлегенә Покровка, Яңа Бишенде авылларына барган юлларны күтәртү; Югары Троицкий, Түбән Троицкий авыллары зираты юлларын төзекләндерү; Первомайда юллардагы чокырларны ремонтлау кергән. Туймазыда Әгертамак төбәге халкы Пригородная, Алмалы урамнарын күтәртергә карар иткән.

Быелгы проектларның тоташ бәясе 17,5 млн сумнан арткан. Шуның кимендә 12 млн сумын республика бүләчәк, 3 млн сумнан артыгын – муниципалитет район, 1,8 млн сумын халык җыячак. Тагын шулкадәр үк химаячылар бүләчәк.

Чәмлеләргә күбрәк тиячәк

– Тәкъдимнәрне бюджетлауда иң мөһиме – халыкның чәмлелеге. Аның эшне башкаруга үзеннән акчалата өлеш кертүе, эш барышын күздә тотуы һәм нәтиҗәне саклавы, – дип аңлата муниципалитет-район Советы сәркатибе Рөстәм Мөхәмәтдинов. – Эш тәртибе гади: авылда яки шәһәрдә яшәүчедә фикер туа. Ул аны күршеләре, авыл яки шәһәр биләмәсе башлыгы белән тикшерә. Проект гомуми җыелышка куела, һәр кешедән җыелачак акча күләме һәм түләү тәртибе билгеләнәчәк. Болар барысы да беркетмәдә теркәлә. Чәмлеләр төркеме муниципалитет-берләшмә белән берлектә гариза әзерли һәм аны Төбәк тәкъдимнәрен хуплау программасының республика бәйге комиссиясенә җибәрә. Ул гаризаны автоматлаштырылган системада баллар буенча бәяли. Бәйге нәтиҗәләре буенча Башкортстан бюджетыннан бүленгән акча объектлар буенча таратыла. Субсидияне алучы муниципалитет Хакимияте бәйге үткәрә һәм эш башкаручыларны сайлый. Чәмлеләр төркеме (яки бер вәкаләтле зат) аларның сыйфатын күздә тота.

Проект ике бәяләмәгә тәңгәл килергә: төзекләндерү объекты муниципалитет карамагында булырга һәм бер ел дәвамында тормышка ашырылырга тиеш.

Ләлә МУСИНА.


Читайте нас: