“Батырлар сукмагындагы сыннар ни өчен озак вакыт теткәләнгән япма астында тора? Җәй көне аларны яңгырдан, кыш көне салкыннан саклыйлар... Туймазыда кыш Екатеринбург һәм Санкт-Петербургтагыга караганда да кырысракмени? Анда һәйкәл һәм сыннар ел әйләнәсенә халык хозурында”.
Шәһәр биләмәсенең төзекләндерү бүлеге начальнигы Ирек Шакиров җавап бирә:
– Батырлар сукмагындагы сыннарны табигать шартларына карап кына түгел, вәхшиләрнең явыз гамәлләре нәтиҗәсендә дә каплый-төрәләр. Алар, баллоннардан буяу сиптереп, теләсә нәрсә яза-сурәтли. Соңгы арада тышлыклары чыннан да яраксыз хәлгә килгән. Яңаларын шушы көннәрдә кайтартачакбыз.