Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
28 февраль 2019, 11:29

Унның тугызы

Мәктәп укытучысы истәлегенә үткәрелгән турнирда Туймазы спортчылары уңыш казанды

Татар-Олкан мәктәбендә икенче ел рәттән мәктәп укытучысы, БРның атказанган физик культура хезмәткәре Мөнир Нуртдинов истәлегенә билбаулы көрәш буенча ачык район турниры үтә.

Мөнир Хәйдәр улы авыл мәктәбендә кимендә 40 ел эшли – физкультура, башлангыч хәрби әзерлек, хезмәт дәресләре, милли көрәш түгәрәге алып бара. Берничә ел элек вафат була ул. Элекке укучылары аның истәлегенә ярышлар оештырырга карар итә. Район Хакимияте, авыл биләмәсе, мәгариф оешмасы бу тәкъдимне хуплый.

Татар-Олкан мәктәбенең көрәшчеләр келәмендә иң көчле батыр исеменә кимендә 100 кеше дәгъва итте: Туймазы 2нче спорт мәктәбе тәрбияләнүчеләре, шулай ук Башкортстанның Октябрьский шәһәре, Шаран һәм Илеш районнары, Татарстанның Баулы һәм Ютазы районнары укучылары бу.

Ярышлар ун төркемчәдә үткәрелде, шуның тугызында туймазылылар җиңде.

Булат һәм Илнар Шәриповлар (Илчембәт мәктәбе), Айдар Гобәйдуллин (Туймазы 7нче мәктәбе), Зәлинә Исламова (Туймазы педагогия колледжы), Карина Фәйрухшина (Түбән Бишенде мәктәбе), Финат Нургалиев, Данил Батыров, Алмаз Каюмов һәм Карина Әхмәтҗанова (Татар-Олкан мәктәбе) җиңүче булды.

Бүләкле урыннар яулаучылар Татар-Олкан авыл советыннан медаль һәм грамоталар алды. Мөнир Нуртдиновның улы Азат премияләр тапшырды. Химаячылар (алар исәбендә тренерның укучылары да бар иде) һәм укытучылар ярышларда катнашучылар һәм кунакларны тукландыруны оештырды.

Анфиса АИТОВА.


Читайте нас: