Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
28 февраль 2019, 11:52

Советлар хакимлеге

Күпфатирлы йортларда яшәүчеләрнең вәкаләтләре арта

Туймазыда беренче тапкыр “Управдом” җыены үтте, анда идарәче һәм чыганак-тәэминат оешмалары, БР Дәүләт торак һәм төзелеш күзәтчелеге комитеты, җентекле ремонт һәм чүп чыгару буенча төбәк операторлары белән беррәттән күпфатирлы йорт советларының ике йөзләп рәисе һәм әгъзалары катнашты. Алар тәүге минуттан ук чарага анык бер юнәлеш бирде. Анда йортларны һәм подъездларны җентекле ремонтлау, каты көнкүреш калдыкларын чыгару, ихаталарны төзекләндерү һәм башка мәсьәләләр тикшерелде.

Хәтта подъездлар ремонтланачак

Халык вәкилләре хакимият һәм күзәтчелек оешмаларына үз дәгъваларын белдерде. Барысына да “өлеш” чыкты: җентекле ремонт буенча төбәк операторына да (“Кайбер йортларда ике еллап элек ремонт үткән, түбәдән янә су үтә. Без бу эшне кабат башкартып, үз кесәбездән түләргә тиеш булабызмени?”), шәһәр җитәкчеләренә дә (“Нишләп челтәр кибетләре тирә-як биләмәләрне төзекләндерми?”), хәтта агачлыкларны, скверларны чүплек башына әверелдергән төбәк халкына да.

– Дәгъваларның күбесе гадел, урынлы, – диде район Хакимияте башлыгы Айдар Суфиянов. – Күпфатирлы йорт вәкилләре белән күптән шушы уңайдан сөйләшәсе бар иде. Чөнки быел гамәлдәге җәмәгать һәм ихата биләмәләрен җентекле ремонтлау буенча төбәк программасы белән беррәттән тагын икәү тормышка ашырыла башлады: подъездларны һәм урам яктырткычларын җентекле ремонтлау бу. Димәк, сөйләшергә, киңәшергә вакыт.

Чарадан күренүенчә, хакимиятнең ике як өчен дә мөһим мәсьәләләрне тикшерүгә әзерлеген “управдом”нар лаек бәяләде. Өстәвенә, быел төзекләндерү программаларын финанслау күләме шактый арткан: соңгы ике елда туймазылыларга ихата биләмәләрен җентекле ремонтлауга тоташ алганда 44,5 миллион сум бүленгән булса, 2019 елда 84 миллион вәгъдә итәләр. Җәмәгать биләмәләрен ремонтлауга акча бүлү җәһәтеннән дә шул ук хәл: 2017-2018 еллар дәвамында районга 30,9 млн сум күчкән, быел 58,1 миллион сум күчәргә тиеш. Урам яктырткычларын һәм подъездларны ремонтлауга муниципалитетка беренче тапкыр 21,1 һәм 36,4 миллион сум бирәчәкләр. Күләмле финанслау ярдәмендә ел дәвамында 136 подъездны тәртипкә китерү күзаллана. Шулай ук йорт яны биләмәләренә асфальт түшәү, машина кую мәйданчыкларын киңәйтү, яктырткычлар һәм видеокүзәтү камералары урнаштыру, бордюрларны алыштыру...

– “Имин шәһәр” проекты кысаларында без бар җирдә камералар урнаштырабыз, – диде Айдар Рифгать улы. – Туймазылыларга да аларны йорт яны биләмәләрендә урнаштырырга тәкъдим итәбез.

Эмиль МУСИН.


Читайте нас: