Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
26 февраль 2019, 12:45

Сездә ремонт булачак

Күпфатирлы йорт подъездларында ремонт эшләре төрләре буенча җәмәгатьчелек фикерен ачыклау 1 мартка кадәр озайтылды

Республикада төбәк җитәкчесе тәкъдиме белән подъездларны тоташ ремонтлау программасы тормышка ашырыла башлады. Башкортстан Башлыгы вазифаларын вакытлыча үтәүче Радий Хәбиров түрәләргә подъездлар буйлап йөрергә һәм эш төрләрен билгеләү өчен йортта яшәүчеләр белән очрашырга боерды.

– Без кыла алган иң зур хата – беренчедән, кешеләр белән очрашмау, икенчедән, программага ремонт таләп ителгән подъездларны кертмәү, – диде ул.

Район Хакимияте башлыгы Айдар Суфиянов шушы көннәрдә программага кергән йорт подъездларында булды. Йортта яшәүчеләр белән очрашты, аларның тәкъдимен тыңлады.

Узган атнада Башкортстан Башлыгы вазифаларын вакытлыча үтәүче Радий Хәбиров күпфатирлы йорт подъездларында ремонт эшләре төрләре буенча җәмәгатьчелек фикерен ачыклауны 1 мартка кадәр озайтырга кушты. Аның фикеренчә, бу киләчәктә йортта яшәүчеләрнең үткәрелгән ремонт сыйфатына карата канәгатьсезлек белдерүеннән арынырга ярдәм итәчәк.

Анфиса АИТОВА.
Читайте нас: