Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
26 февраль 2019, 12:51

Армия һәм флот ветераннарын котладылар

«Родина» мәдәният йортында тантаналы җыелыш үтте

Ватанны саклаучылар көне алдыннан Туймазыда Бөек Ватан сугышы ветераннарын, төбәк сугышлары яугирләрен, хәрбиләрне сәламләделәр.

Валентина Николаевна Арефьева махсус бүләккә лаек булды. Санкт-Петербург Хөкүмәтенең “Ленинградны фашистлар камавыннан тулысынча азат итүгә 75 ел тулу хөрмәтенә” истәлек билгесен аңа район Хакимияте башлыгы Айдар Суфиянов тапшырды. Икенче блокадачы Сания Усман кызы Гафурова, сәламәтлеге какшау сәбәпле, тантанага киләлмәде. Бүләкне аңа өендә тапшырдылар.

Чарада катнашучылар өчен концерт программасы тәкъдим ителде.
Читайте нас: