Туймазы хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
25 февраль 2019, 11:33

Спорт чикләрен саклаучылар

“Туймазы-Арена” боз сараенда илебезнең яшь хоккейчылары алыша

Хоккей буенча Ватанны саклаучылар көненә багышланган “Игелекле боз” ачык турниры 24 февральгә кадәр барачак. Анда Туймазы, Уфа, Тольятти, Чиләбе, Самар, Салават, Ижау, Ырымбурдан тугыз команда катнаша.

Ярышлар Туймазының “Девон” һәм Салаватның “Юрматы-СКА” командалары уеныннан башланды. Чәмле һәм киеренке алыш булды бу. Беренче секундтан ук шунысы аермачык иде: юкка гына бу ярышны ир-егетләр бәйрәменә багышламаганнар – тугыз яшьлек спортчылар үз капкаларын кыю саклады һәм боз кырының бер очыннан икенчесенә җилдән җитез җилдерде. Яшь хоккейчыларның әти-әниләре балаларга караганда да ныграк борчылды. Тавышлары карлыкканчы чәмле өндәмәләр кычкырып утырды алар. Алыш дәвамында трибуналар тынып тормады.

Көндәшләр икесе дә көчле иде. Шайба бер капкага очып барып керә – шундук икенче команда гол кертә. Әмма спорт ярышларында көтелмәгән хәлләр дә була. Бу юлы “Девон” көндәшләреннән 3:5 исәбе белән оттырды.

– Туймазыда беренче тапкыр уйныйбыз. Безгә чемпионатны оештыру ошады. Һәм боз – без аны сизмәдек тә, – ди “Юрматы-СКА” капитаны Владик Побережный. – “Девон” – көчле команда, бик яхшы уйнадылар. Куәтле сак һәм һөҗүмгә ия ул. Җиңү җиңел бирелмәде безгә.

Аннары бозга Самардан ике команда чыкты. Уен алдыннан ЦСК ВВС “Самара” тренеры Николай Астрелин тәрбияләнүчеләренең иң көчлеләр исеме өчен көрәшергә һәрвакыт әзер булуын белдерде. Әмма Самар “Комета”сының да сынатырга исәбе юк иде. Якташларын 15:1 исәбе белән тар-мар итте алар.

Мәкалә басмага әзерләнгән вакытта ике отылудан соң “Девон”ның Тольяттиның “Лада”сын җиңүе мәгълүм булды. Җиңүче урыны буш әле, димәк, туймазылыларны һәм шәһәр кунакларын тагын ике көнлек күркәм һәм чәмле боз алышлары көтә.

Диана НАСЫЙБУЛЛИНА.


Читайте нас: