Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
25 февраль 2019, 11:38

Фәкыйрьлектән арынырга

Чәршәмбе көнне Владимир Путин Федерация җыелышына җәмәгать юнәлешендәге Мөрәҗәгатьнамәсен тәкъдим итте

Президентыбыз чыгышы иң элек эчке икътисади һәм иҗтимагый үсеш мәсьәләләренә багышланды. Президент демография хәлен яхшырту, сәламәтлек саклау һәм мәгарифне үстерү өчен тоташ өстәмә чаралар тупланмасы тәкъдим итте. Милли проектларны тормышка ашыруга һәм эшкуарларга ирек бирүгә аерым тукталды.


Гаиләләргә ярдәм Президент 2020 елның

1 гыйнварыннан беренче һәм икенче балага түләнүче ярдәм акчасын икеләтә яшәү ихтыяҗы минимумына кадәр күтәрергә тәкъдим итте.

1 июльдән инвалид бала караган өчен пособие 5,5 мең сумнан 10 мең сумгача артачак. 2021 елга яслеләрдә кимендә 270 мең яңа урын булдыру зарур, шул исәптән дәүләттән тыш тармакны да кертеп, һәм шул рәвешле бу мәсьәләне тулысынча хәл итәргә кирәк.

Мөһим чара – гаиләгә салым йөкләнешен киметү. “Балалар күбрәк – салым әзрәк” кагыйдәсе буенча Путин балалы гаиләләр өчен тотрыклы милек салымы буенча федерация ташламаларын арттырырга тәкъдим итте. Шулай ук дәүләт башлыгы ишле балалы гаиләләр карамагындагы җир биләмәләрен (6 сотыйгача) милек салымыннан тулысынча азат итәргә тәкъдим итте.

Кимендә өченче баласы туган гаиләләргә ярдәм йөзеннән турыдан-туры федерация бюджетыннан мондый гаиләнең ипотека кредитының 450 мең сумын капларга тәкъдим ителде. Бу чараны Путин 2019 елның 1 гыйнварыннан тормышка ашырырга тәкъдим итте.

Пенсияләргә өстәмә

Владимир Путин ел башында пенсия системасындагы үзгәрешләрне тормышка ашыру кысаларында пенсияләргә өстәмә билгеләгәндә туган гаделсезлекне ассызыклады һәм аңардан кичекмәстән арынуны таләп итте.

(Мәкаләне тулысынча “Туймазы хәбәрләре” гәзитеннән укыгыз).

Читайте нас: