Туймазы хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
21 февраль 2019, 11:46

Вак кәсеп торак-үткәргечләр хуҗалыгы мәсьәләләрен хәл итә

Кандрада торак фондын хезмәтләндерүче предприятие барлыкка килде

Районыбызда авыл юлларын һәм күпкатлы йортларны хезмәтләндерүче зур булмаган предприятиеләр бармак белән генә санарлык – мәшәкате күп, кереме аз моның. Берничә ай элек Кандрада “Дорстрой” җәмгыяте (Туймазыдагы “ДорСтрой” җәмгыяте белән бутарга ярамый) ачылды. Аны 103нче юл-файдалану предприятиесенең элекке баш инженеры Илвир Юнысов оештырды.

– Элекке урында эшләгәндә комташ юллар һәм асфальт-бетон түшәмәләрне ремонтлау, анда “аркылы каршылыклар” урнаштыру буенча буш урыннар барлыгын аңладым, – ди ул. – Беренче заказ – Кандра, Бишкурай, Чокадыбаш авыл советлары юлларындагы чокыр-чакырларны ямарга тәкъдим ителде, без бу бурычны былтыр көз үтәдек. Хәзер Карамалы-Гобәй авыл советы биләмәсендә шундый ук эш башкаруга сөйләшүләр алып барабыз.

Моннан тыш, йорт хуҗалары карары белән Кандрада Матросов урамындагы 13а һәм Котовский урамындагы 2нче йортларны хезмәтләндерәчәкбез. Эшчәнлегебезне үстерүне күздә тоткан икенче юнәлеш бу.

Эмиль МУСИН.
Читайте нас: