Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
21 февраль 2019, 12:17

Урамнарда янә “комок”лар барлыкка киләчәк, димәк?

“Яңа-иске” башлангыч 250 мең русиялене эш белән тәэмин итәчәк дип фаразлана

Русия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы без күптән түгел тырыша-тырыша арынган үткәнгә кире кайтырга тәкъдим итте. Сүз урамнарыбызга сәүдә ларёклары һәм палаткаларын кире кайтару турында бара.

Зәһәр “Рояль” һәм пластмасса колбаса турында

Нишләп андый карар кабул ителде соң? Сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Виктор Евтухов уртак фикерне белдерде: “Базарда уенчылар күбрәк булган саен, бәяләр дә түбәнрәк”. Тагын бер сәбәп – җитештерүчеләргә турыдан-туры кулланучыга чыгуны тәэмин итү. Бу башлангыч 250 меңләп русиялене эш белән тәэмин итәчәк дип көтелә.

Чирек гасыр элек шәһәрдә тәүге “комок”лар урнаштырган якташыбыз моңа карата үз фикерен белдерде.

– 90нчы елларда тәүге “комоклар”ны (коммерция киосклары шулай атала иде) урнаштырып йөрүчеләрнең берсе идем мин. Мондый эшчәнлеккә рөхсәт алу гаять катлаулы булды. Барлык югары даирәләрдә дуслар-туганнар эшләгән килеш тә бу башлангычны бер ялгызың ерып чыгу авыр иде. Шуңа күрә бер эшкуарга тагын берничә «әшнә» иярде, шунсыз кәсеп оештыру мөмкин түгел иде.

Әмма ларёк эшли башлагач, акча барысына да җитте. Чөнки ул тәүлегенә бер завод эшчәненең уртача айлык хезмәт хакыннан бермә-бер артык табыш китерде. Бүген ул заманны тетрәнеп искә алам: үзебез курка, үзебез йолка идек. Куркыныч иде, чөнки хәвеф-хәтәр зур: күпме хезмәттәш-көндәшемне кыйнап-имгәтеп ташладылар, күпме ларёкны яндырдылар! Кызык иде, чөнки туган-үскән шәһәребездә популярлыгыбыз кино йолдызларыннан да болай иде, ә инде кемне дә булса сейф белән төсле тартмалар арасындагы “гөлбәчкә” чакырып алу космос корабы эченә чакыруга тиңләштерелде.

Шул ук вакытта читтән карап торучылар халыкның, мул-матур тормышка тиенеп, киштәләрдән Польшадан кайтарылган “пластмасса” салямины (аның шикле тәмен һәм гадәттән тыш кызыл төсен әле дә хәтерлим) һәм «Рояль» спиртын (аны эчү лотереяга тиң булды – я исән каласың, я берәр әгъзаң сафтан чыгып туктый) кырып-себереп алуын кызыксынып күзәтте...

Унбиш елдан соң ларёк-ларны яптылар. Моның өчен сәбәп тиз табылды: мәктәпләргә һәм мәктәпкәчә оешмаларга якын, пычрак, балигъ булмаганнарга хәмер һәм тәмәке сатыла... Ул заманга эшкуарларның бер өлеше мая туплап калырга һәм кибетләр ачарга өлгерде, яисә башка эшчәнлек белән шөгыльләнә башлады.

Мин дә үземне төрле өлкәләрдә сынадым. Әмма бүген миңа, мәсәлән, сәүдә киоскы ачарга яки автолавка эшен оештырырга рөхсәт бирсәләр, ике дә уйламый ризалашыр идем. Туймазылылар арасында мондый сәүдә нокталарына ихтыяҗ булачак. Соңгы елларда челтәр кибетләре шәһәрдән һәм зур авыллардан барлык вак үзәкләрне дә диярлек кысрыклап чыгарды һәм үз сәүдә кагыйдәләрен тукый башлады. Гади мисал: минем дус фермерларның былтыр кәбестәсе уңды. Шуны бер челтәр маркетына гына тапшыра алды. Анысын да килограммын 7 сумнан. Кич белән кибет аны 1 килограммын 24 сумнан сатуга куйды.

Тагын бер фермер дустым юк кына хакка ике тонна кабакны тапшырырга теләп, кибет тупсаларын таптады. Шул килеш аны беркем дә алмады – имеш, урын күп били, табыш китерми. Ахыр чиктә бөтен уңышны чүплеккә чыгарып түкте. Сөт ризыкларын урам чатында сатып торырга мәҗбүр булган сәүдәгәрләрне күз алдына китерегез! Әгәр эшкуарларның берәрсе палаткадан яки күчмә автолавкадан фермер ризыкларын сатуны оештырса, ул һичшиксез отачак дип уйлыйм.

Контроль кирәк

Берничә теләк кенә бар. Беренчедән, чираттагы проектны тормышка ашыра башлаганчы, булачак сәүдә нокталарының бизәлеш-дизайнын җентекләп уйларга кирәк. Сәүдә павильоннарын автоген белән ишек һәм тәрәзә кисеп уелган тимер юл контейнерларыннан ясаган заманаларга кайтасы килми.

Икенчедән, андый сәүдәгәрләр катгый күз уңында булырга тиеш. Хәзерге законнар эшкуарларга еллар буе төрле тикшерүләрдән качу мөмкинлеге бирә. Шулай кирәктер дә, бәлки. Әмма азык-төлек сатучы ларёк-ларга һәм автолавкаларга кагылырга тиеш түгел бу. Мин 15 ел элек ларёкларның эчке ягы нинди булуын яхшы хәтерлим. Анда сәүдә итеп кенә калмадылар, йокладылар да, ашадылар да, йомышларын да үтәделәр.

Элекке сәүдә рәвешенә кайту тагын бер күптәнге мәсьәләне хәл итәргә ярдәм итәр, мөгаен. Бүген үзәк урамның буеннан-буена җиргә тезеп салып диярлек бияләй, оек яки “чегән алтыны” гына түгел, ит, балык, май һәм башкасын сатып торалар. Аларның кәсебе җәйге челләдә дә дәвам итә. Бу сәүдәгәрләрне штраф та, товарын тартып алу да куркытмый. Дөрес. Аларга төрлечә карарга була. Бу кешеләргә дә ничектер җан асрарга кирәк. Ничек булдыралалар, шулай эшлиләр инде. Әгәр аларга җәмгыять һәм дәүләт хуплаган сыйфатлы сәүдә форматына күчәргә тәкъдим итсәләр, күбесе шатланып бу мөмкинлектән файдаланачак.

Алексей ШИЛЬНИКОВ.
Читайте нас: