Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
21 февраль 2019, 12:28

Белгән һөнәр иңсәне басмый

Торакны бизәү-ямьләү чыгымнарын ничек киметергә?

Күптән түгел күчеп яши башлаган йортыбыз – ирем белән икебезнең уртак иҗади проекты. Гаилә тормышы таңында без бәләкәй генә биләмәле алты почмаклы иске йорт сатып алдык. Соңрак йортны кирпеч белән йөзләдек, нигезен ныгыттык һәм икенче кат төзедек. Хәзер ямь кертү белән мәшгульбез.

Һөнәрем буенча дизайнер мин. Әмма тукымалар белән эшлим, шуңа да стена бизәкләү минем өчен кызыклы тәҗрибәгә әверелде. Күптән түгел кунак бүлмәсенең тышкы стенасы туңа башлады.

Җиң сызганып, ремонт башладым. Башта төзелеш катнашмасы белән тигезләнгән стенага җылыткыч беркеттем, аның өстеннән – тыгызланган йомычка плитәләре (ОСП). Аннары уйга калдым – аларны ничек бизәкләргә? Обой ябыштырыргамы? Тапалган ысул. Акшарларгамы? Агачта гади акшар үзен ничек тотасы билгесез. Силикон акшар кулланырга мөмкин. Әмма ул миңа алтын бәясе тоелды – 25 килограммы 2,5 мең сум.

Арзанлы гипс акшар – ротбанд исемә төште. Берничә капчык измә, ПВА җилеме, сулы буяу, лак сатып алдым. Картина кысасына охшаган рейкалар, шпатель, агач ышкы хәстәрләдем.

Стенага җирлек ясадым, киптердем. Ротбандны ПВА җилеме белән куштым, 0,5 сантимерлы тигез катлам итеп сылап чыктым.

Ротбанд белән эш иткәндә җитез булырга кирәк, чөнки ул тиз ката. Стенаны бәләкәй өлешләргә бүлеп эшкәртү зарур. Стенанының эшен бер көндә төгәлләү яхшырак. Чөнки акшар катачак, һәм тоташкан урын-җөйләр сизелеп торачак.

Бер төсле генә стена миңа шыксыз булып тоелды. Һәм мин аның уртасына картинаныкы кебек кыса әзерләдем һәм аны алдан әзерләнгән гөлчәчәк рәвешендәге күчермә ярдәмендә акшарлап куйдым.

Киптергәннән соң стенаны шәфталу төсенә, аннары кабарып торган урыннарын йомшак губка белән караңгырак төскә буядым. Өч төсмердәге сурәт килеп чыкты. Өстән лак белән капладым.

Тоташ алганда чыгым өч меңнән артмады. Андый стенаның башка беркемдә дә булмавы турында сөйләп торасы да юк.

Ольга ФӘЙРУЗОВА.


Читайте нас: