Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
19 февраль 2019, 12:25

Туймазыга “Башкорт ихатасы” киләчәк

Районда төзекләндерү буенча ике проект тормышка ашырыла

2017 елдан ихата һәм җәмәгать биләмәләрен төзекләндерү феде-рациянең “Уңайлы шәһәр мохите тәэмин итү” проекты кысаларында тормышка ашырыла.

Быел федерация акчасы фәкать җәмәгать урыннарын җиһазлауга юнәлтеләчәк. Туймазы районына 58,1 миллион сум акча салыначак, шуның 36 миллион чамасы – Туймазы шәһәренә.

Узган җомгада быел төзекләндереләчәк биләмәләрнең рейтингын ачыклау-тавыш бирү үтте. Анда шәһәрнең кимендә 2,5 мең кешесе катнашты. 42,5% “Хәсрәтле ана” һәйкәле янында сквер ясау, 18,7% татар драма театры янындагы скверны төзекләндерү, 16,1% Октябрь мәйданын яңарту өчен тавыш бирде. Төзекләндереләчәк биләмәләр исәбенә “Родина” мәдәният йорты янындагы биләмә дә керде, аны яңарту өчен шәһәр халкы былтыр ук тавыш биргән иде.

Хәер, ихата биләмәләре дә игътибарсыз калмаячак – аларны республиканың “Уңайлы башкорт ихатасы” программасы кысаларында төзекләндерәчәкләр.

Туймазылылар бу максатта 84,3 млн сум юнәлтәчәк. Шуның 79,3 млн сумын – республика, 4,2 миллионын төбәк бюджеты бүләчәк, халыктан 0,8 миллион сум җыелачак.

Акча ихата биләмә-ләрен асфальтлауга, яшелләндерүгә, яктыртуга, машина кую урыннары җиһазлау, балалар өчен уен һәм спорт мәйданчыклары, эскәмияләр, чүп савытлары, кече архитектура сыннары урнаштыруга тотылачак. Әле төзекләндерүгә дәгъва итүче ихата биләмәләре торышы тикшерелә.


Ләлә МУСИНА.


Читайте нас: