Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
18 февраль 2019, 11:35

Районда “Управдом” җыены узачак

Көн дәвамында көнүзәк биш мәсьәлә тикшереләчәк

19 февральдә – Туймазыда, 26 февральдә Кандрада район халкы күпфатирлы йорт советлары рәисләре, район Хакимияте, идарәче компанияләр, “БР биләмәсендә урнашкан күпфатирлы йортларда уртак милекне җентекле ремонтлау буенча төбәк операторы” фонды, шәһәр торак-үткәргечләр хуҗалыгы тармагында җәмәгать күзәтчелеге үзәге, “Экология Т” җәмгыяте, БР Дәүләт торак һәм төзелеш күзәтчелеге комитеты, прокуратура, чыганак-тәэминат оешмалары вәкилләре белән очрашачак.

Кабул ителгән мәсь-әләләр һәм мөрәҗәгатьләр йомгаклары буенча тикшерү өчен биш тема тәкъдим ителде:

– күпфатирлы йортларны җентекле ремонтлау;

– подъездларны җентекле ремонтлау;

– ихата биләмәләрен тоташ төзекләндерү программасы;

– каты-көнкүреш калдыклары белән эшләү;

– җәмәгать биләмәләрен төзекләндерү.

“Управдом” җыены узачак: 19 февральдә 17.00 сәгатьтә – Туймазы районы муниципалитет-район Хакимиятенең җыелыш залында (Туймазы, Октябрь мәйданы, 1, 3нче кат);

26 февральдә 17.00 сәгатьтә – Кандра авыл советы авыл биләмәсе хакимиятенең җыелыш залында (Кандра, Ленин ур., 16).
Читайте нас: