Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
14 февраль 2019, 12:05

Зәңгәр ягулык белән тәэмин итүчеләр

“Газпром газораспределение Уфа” җәмгыятенең Туймазы филиалы 60 еллык юбилеен билгели

Предприятие бәләкәй генә конторадан төбәгебез иминлегенә саллы өлеш керткән күптармаклы оешмага кадәр үрләгән – үсешнең бөтен чорларын кичергән. Биредә аның бай тарихы, гаять зур эш тәҗрибәсе һәм иң мөһиме – компаниянең төп хәзинәсе – коллектив белән горурланалар.

Түгәрәк бәйрәме алдыннан без филиал директоры Альберт Якупов белән әңгәмәләштек.

– Альберт Зөлфәтович, юбилей алдыннан барысы да нәрсәдән башлануын хәтергә төшерик.

– “Туймазымежрайгаз” тресты Туймазы эшчеләр бистәсендә, Серафимовка һәм Кандра бистәләрендә урнашкан нефть тармагы, кирпеч, газ-бензин заводлары һәм тагын зур тугыз предприятие карамагындагы газ хуҗалыкларыннан хәвефсез файдалануны көйләү һәм үзәкләштерү максатында оештырыла. Трестның беренче идарәчесе итеп Рәхмәт Хамат улы Морзабулатов тәгаенләнә. Ул газ үткәрелгән 4389 фатирны, 73 үткәргеч-көнкүреш һәм 19 сәнәгать предприятиесен хезмәтләндерә башлый.

Трест эшчәнлегенең беренче елларында кулланучыларның шактый өлеше сыекландырылган газдан файдалана. Трестка Туймазы газ-бензин заводыннан күчкән газ тутыру станциясендә эш коры җирдә диярлек башлана. Таләпләргә җавап биргән биналар булмый, баллоннар кулдан тутырыла, аларны ремонтлау һәм буяу механикалаштырылмаган, шуңа карамастан, Башкортстан, Татарстан, Ырымбур өлкәләренең байтак торак үзәкләренә сыекландырылган газ гаять күп күләмдә озатыла. Ай саен баллоннар кимендә 40 тимер юл вагонына төялә.

Әлбәттә, хәзер беренче газчылар кичергән авырлык-ларны күз алдына да китерү кыен. Иярчен нефть газы эшкәртелмәгән килеш бирелә, ул шактый күкертле һәм аны киптерү, тазарту байтак тырышлык таләп итә. Моннан тыш, торбаүткәргечләр җиргә изоляциясез салына, һәм, әлбәттә, алар тыштан һәм эчтән көчле коррозия тәэсиренә дучар була. Аларны бер елдан соң ук алыштыру таләп ителә.

Фидакарь хезмәте өчен бу кешеләргә баш иясе генә кала. Кайбер исемнәрне атап үтим: план бүлеге начальнигы М.К. Фәезова, М.Г. Зиннәтуллин, электр-газ сваркачысы Н.Г. Кадыйров, слесарьлар М.М. Латыйпова, Н.П. Васильев, Н.И. Шпагина, А.И. Вачаева, З.М. Лямина, Д.Г. Карманов, диспетчер Д.К. Әгълиуллина, шофёр Ф.Т. Шәяхмәтов, мастер И.С. Прудников.

Күп нәрсәне беренче тап-

кыр эшләргә туры килә. Өстәвенә, яңа технологияләрнең шактый өлеше предприятие белгечләре тарафыннан әзерләнә һәм кертелә. Мәсәлән, Туймазы районында авыл хуҗалыгы объектлары сыекландырылган газга башка районнарга караганда алданрак күчерелә. Талантлы уйлап табучы, рационализатор, сәнәгатьне оста оештыручы директор Әмир Сәхи улы Зөлкарнаев җитәкчелегендә Туймазы газчылары респуб-ликада беренчеләрдән булып авылда җир өстендә газ җылыткычлары кора башлый, бу шәхси яшелчәчелекне үстерүгә этәргеч ясый.

1980нче еллар азагында колхоз һәм совхозларда витаминлы үлән оны әзерләү агрегатларын сыек газ ягып җылытуга көйләү илебезнең бер генә төбәгендә дә тиңе булмаган зур яңалыкка әверелә. Яхшы нәтиҗәгә үз көчләре һәм осталыгы белән ирешелә.

90нчы еллар башында предприятие аз куәтле модульле казанлыклар ярдәмендә авыл кулланучылары өчен мөстәкыйль җылылык тәэминаты кертү тәкъдиме белән чыга. Авыл хуҗалыгында зур казаныш була бу, чөнки шактый акчаны янга калдырырга ярдәм итә.

Үз хәбәрчебез.

(Мәкаләне тулысынча “Туймазы хәбәрләре” гәзитеннән укыгыз).


Читайте нас: