Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
12 февраль 2019, 12:30

Тегүчеләр төбәк базарын яулый

Соңгы җиде айда “Туймазышвейпром” җәмгыяте төбәк заказлары портфелен шактый тулыландырды

Былтыргыга чагыштырганда, биредә җитештерелгән махсус кием ассортименты 70тән 105 төргә кадәр киңәйгән. Тәҗрибә цехы ай саен диярлек үткәргечләр хезмәте, җәмәгать туклану хезмәткәрләре, төзүчеләр өчен берәр комплект махсус форма әзерли.

Предприятиенең төп заказчылары исәбендә – “3нче төзелеш фирмасы”, “Җәмәгать туклану”, “Золотой рог”, “ДорСтрой”, “Туймазыводоканал”, “Туймазытехуглерод”, “УТС-Туймазыхиммаш” җәмгятьләре, “Альтернатива”, “Торак-үткәргечләр хуҗалыгы”, “Инициатива плюс” (Серафимовка), “Жилбытсервис” (Собханкул) идарәче компанияләре.

– Һәр заказчы аерым ка-

раш таләп итә, – ди конструктор-технолог Екатерина Иванченко. – Мәсә-лән, төзүчеләр өчен махсус киемнең җылы, ныклы һәм уңайлы булуы мөһим. Пешекчеләргә нәфислек һәм хәрәкәтләр иркенлеге, юлчыларга чыдамлылык тәэмин итәргә кирәк. Һәм барысына да киемнең матур булуы мөһим.

Үз хәбәрчебез.

Читайте нас: