Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
12 февраль 2019, 11:49

М-5 киңәячәк

Биш елда ул алты буйлыга әвереләчәк

2024 елга М-5 трассасының безнең район аша үткән өлеше камилләштереләчәк. Федерациянең “Приуралье” автомобиль юллары идарәсе тоташ алганда 20 километрлы ике өлешне үзгәртеп кору турында игълан итте, нәтиҗәдә трасса алты буйлыга әвереләчәк.

Идарәнең матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, юлның бу өлешләренә йөкләнеш гаять зур, төбәкләр арасында йөкләр әйләнеше ел саен арта бара. Юл-буйлар санын икедән алтыгача арттырачак бу үзгәртеп кору мәсьәләне тулысынча хәл итәчәк. Тәүге 12 километрда эшне 2022 елга төгәлләячәкләр, икенче, сигез километрлы өлеш, бер елга соңрак ачылачак.

Үзгәртеп кору 1300 – 1312нче (Бишенде төбәге), 1336 – 1344нче (Кандрадан ерак түгел) километр-ларда барачак. Барлык объектларда да тышкы яктырту линияләре урнаштырылачак, Кандра авылы халкының экология хәвефсезлеге тавыштан саклаучы экраннар ярдәмендә тәэмин ителәчәк.
Читайте нас: