Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
11 февраль 2019, 11:30

Су йомшарачак

Нөгештән сузылган суүткәргечнең икенче тармагы сафка кертелде

Нөгештән сузылган суүткәргечнең икенче тармагы сафка кертелде


Шәһәребезне дистә ел инде су белән тәэмин иткән Нөгеш сусаклагычында озак вакыттан соң төзелеш-монтаж эшләре тергезелде.

Исегезгә төшерәбез – объектның беренче чираты 2008 елда сафка кертелде. Аннары өч ел дәвамында тоткарлык белән икенче чираты төзелә башлады, 2012 елда төзелеш бөтенләй тукталды. Нәтиҗәдә проект куәте тәүлегенә 23 мең кубометр тәшкил иткән сусаклагыч нибары 9 мең кубометр су бирде. Ул гынамы әле – шушы чорда Нөгеш белән шәһәрне суүткәргечнең бер генә тармагы тоташтырды һәм байтак торак үзәкләре суга даими кытлык кичерде.

Былтыр төзелешне тергезү өчен республика бюджетыннан 49 миллион сум бүленде. Бу акча эш башкаручы – “3нче төзелеш фирмасы” җәмгыятенә 11 скважина һәм суүткәргечнең 11,5 километр озынлыгындагы икенче тармагын төзеп бетереп, файдалануга тапшыру, электр тәэминаты линиясен кору, әйләнә-тирә биләмәне төзекләндерү, суҗыйгычны киртәләп алу мөмкинлеге бирде. Көйләү-тоташтыру эшләре төгәлләнгәч, сусаклагычның куәте 14 мең кубометрга кадәр үсәчәк, су сыйфаты яхшырачак һәм, бу да мөһим, Туймазыны су белән тәэмин итүнең ышанычлылыгы артачак.

Төзелешне тәмамлау һәм, ниһаять, вәгъдә ителгән куәткә ирешү өчен тагын 80 миллион сум акча таләп ителә.

– Бу мәсьәләне хәл итеп булса, эш башкаручы башкалар исәбендә өстәмә кое-скважиналар бораулаячак һәм корачак, – ди “Туймазы шәһәре водоканалы” җәмгыяте директоры Рамил Булатов. – Суның катылыгы норма-таләпләргә ярашлы кимиячәк. Моннан тыш, бу акча автомат идарә системалары, видеокүзәтү урнаштыру, киртәләү, юл салу, ахыргача төзекләндерү мөмкинлеге бирәчәк. Һәм ун ел элек куелган бурыч хәл ителәчәк – шәһәр генә түгел, якын-тирәдәге авыллар да тулысынча эчәргә яраклы сыйфатлы су белән тәэмин ителәчәк.

Алексей ШИЛЬНИКОВ.

Читайте нас: