Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
11 февраль 2019, 11:37

Машина эшләүчеләр яңа бетонкатнаштыргычны сынады

Шушы көннәрдә “Туймазы бетон ташучы автомобильләр җиһазлау заводы” җәмгыяте инженерлары тарту көче яхшыртылган КАМАЗга корылган бетонкатнаштыргычка сынау үткәрде.

Шушы көннәрдә “Туймазы бетон ташучы автомобильләр җиһазлау заводы” җәмгыяте инженерлары тарту көче яхшыртылган КАМАЗга корылган бетонкатнаштыргычка сынау үткәрде.
Машинаны махсус режимда, 9 кубометр сыйдырышлы катнаштыргыч барабанын тулысынча тутырып сынадылар. Өстәвенә, КАМАЗ нигезе “КАМАЗ” фән-техника үзәге белгечләре белән берлектә катнаштыргычның яңа үрнәге өчен махсус эшләнгән. Анда яңа техника карарлары тәкъдим ителгән.

Шасси-нигезгә “карьерлы” протекторлы куәтле тәгәрмәчләр урнаштырылган. Конструктор хезмәте фикеренә караганда, бу үзгәрешләр эшләнмәнең файдалану үзенчәлегендә уңай чагылыш табачак.

Эшләүче бетонкатнаштыргычны хәрәкәттә сынау юлның горизонталь өлешләрендә һәм калкулыкларда йөргәндә тарту көче яхшы булуын күрсәтте. Әйткәндәй, яңа үрнәк таможня берлегенең “Тәгәрмәчле транспорт чаралары хәвфесезлеге турында”гы техника регламенты таләпләренә ярашлы әзерләнгән – катнаштыргыч барабан тулысынча тутырылганда күчәргә йөкләнеш

8 тоннадан азрак. Димәк, яңа техниканың юл түшәмәсенә зыяны бик аз. Эшләнмәнең көндәшлеккә сәләтлелеген шактый арттыра бу.
Читайте нас: