Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
7 февраль 2019, 11:52

Сыйланыгыз, җәнлекләр!

Табигать паркы инспекторлары хайваннарны һәм кошларны ашата

Табигать паркы инспекторлары хайваннарны һәм кошларны ашата


“Кандракүл” табигать паркы биләмәсе – кимендә биш мең гектар, шуның ике мең гектарын көзгедәй күл били. Штаты 13 кешедән гыйбарәт. Һәркайсының үз бурычы, әмма бергәләп алар зур эш башкара: табигатьне саклый, җәнлекләр һәм кошлар үрчүен күздә тота, биләмәне төзекләндерү белән шөгыльләнә, экосистемадан күз яздырмый. Кышкы чорда эшләре арта – кыргый хайваннарны ашаталар.

Алдан печән, юкә һәм усак себеркеләре хәстәрлиләр. БР аерым сак астындагы биләмәләр дирекциясе кышлату чорына дүрт тонна солы һәм арпа, берәр тонна минераллы тоз һәм бәрәңге, кишер, кәбестә белән тәэмин итә.

– Октябрь-ноябрь башларында кар яту белән ашарга куя башлыйбыз, – дип сөйли табигать паркының экология агарту-мәгърифәт методисты Ирина Сабирова. – Ашлык һәм тозны махсус улакларга салабыз. Азык күтәреп, җәяү барып җитеп булмый аларга. Каргизгечләрдә хәрәкәт итәбез.

Табигать паркы өлкән инспекторы Әмир Вахитов көн саен тугыз улакны да карап-тикшереп, таләп ителсә, азык өстәп тора. Берьюлы сыйланырга кем килүен дә ачыклый.

– Менә күрәсезме, кыр кәҗәләре килгән, эзләре буенча – биш баш! Биредә төн чыкканнар. Икенче улак тирәсендә чак фаҗига булмый калган. Арпа ашарга килгән куянны төлке эләктерә язган, күрәсең. Әмма бәла-казаны чамалаган куян качып котылган.

Әмир Рәдиф улының күзәтүләренә караганда, парк биләмәсендә кыр кәҗәләре, поши, куян, төлке, кабан дуңгызлары яши. Беркөнне бүре дә сугылган.

– Җәнлекләр даими хәрәкәттә. Алар бер караганда парк биләмәсенә килә, икенче юлы югалып тора. Шуңа күрә саны гел үзгәрә, – дип аңлата ул.

Кошлар һәм балыклар да инспекторларның даими күз уңында. Табигать сакчылары халык браконьерлык белән шөгыльләнмәсен, балык боз астында тончыкмасын өчен даими рәвештә күл өстендә бәкеләр тишә.

– Табигать паркы биләмәсенә кергән урында тагын бер күл бар – аны Череккүл дип атыйлар, – ди Сабирова. – Нишләптер балыкчылар үз итми аны, аның каравы, кошлар оя кора, аккошлар төшә. Кыш саен инспекторлар бу кул өстендә берьюлы 30ар бәке ясый.

Анфиса АИТОВА.

Читайте нас: