– ЕДДС тыңлый. Нәрсә булды? – теге яки бу вакыйга уңаеннан Бердәм дежур-диспетчер хезмәте номерын җыйгач, шушы сүзләрне ишетәбез. Озакламый байтак гадәттән тыш хәл-вакыйгалар турындагы хәбәрләрне ашыгыч тәэсир хезмәтләре шаһит һәм зыян күрүчеләрдән дә генә ишетеп белмәячәк. Халык күп җыелган урыннарда, катлаулы юл чатларында берничә видеокүзәтү камерасы урнаштырылачак: шәһәрдә тугыз, зур авылларда – дүртәү.