Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
5 февраль 2019, 11:32

Безнең өметле боз

Бөтенрусия чарасы кысаларында районда тимераякта шуучылар ярышты

Бөтенрусия чарасы кысаларында районда тимераякта шуучылар ярышты


Узган шимбә тимераякта узышучылар өчен чын бәйрәмгә әверелде. Бөтенрусия “Безнең өметле боз” чарасы кысаларында биш елга беренче тапкыр бездә спортның шушы төре буенча район ярышлары үтте.

Бу көнне “Туймазы-Арена” боз сараенда мәктәп укучылары, студентлар, хезмәт коллективлары эшчәннәре ярышты.

Һәр уку йортыннан 12 кешедән торган команда тәкъдим ителде. Әмма узышырга теләүчеләр шактый күп иде. Шуңа күрә, команда узышларыннан тыш, шәхси беренчелек тә үткәрелде.

Хоккей һәм бозда нәфис шуу белән шөгыльләнгән балалар бозда үзләрен ышанычлырак тотты. Авыл балаларына катлаулырак булды – кайберләре ябык шугалакны беренче тапкыр күрде.

– Шәһәр балалары боз сарае янәшәсендә яши, – ди Кандракүл мәктәбенең физкультура укытучысы Азат Фәррахов. – Безнең мәктәптә тәрбияләнүчеләр өчен, кызганычка, андый шартлар юк. Аның каравы, Кандракүлгә ике генә адым. Балалар физкультура дәресләрендә дә, үзләре теләгән вакытта да боз өстендә җилдерә ала. Безнең балалар “Туймазы-Арена”да сирәк була. Шуңа күрә бүген алар бераз каушап калды. Бүгенге ярышлар аларны спортның бу төре белән җитди шөгыльләнергә чәмләндерер дип ышанам.

Командалар арасында беренче урында – Туймазы 8нче мәктәбе, икенчедә – 2нче, өченче урында – 6нчы мәктәпләр.

Шәхси беренчелектә үз төркемендә иң яхшы нәтиҗәгә 5нче мәктәптән 2б сыйныфы укучысы Альберт Галиуллин иреште. Сыйныфташлары һәм сыйныф җитәкчесе аның җиңәчәгендә шикләнмәде дә. Эш шунда ки, Альберт кече яшьтән хоккей белән мавыга – “Девон” командасы исәбендә уйный һәм иң өметле уенчыларның берсе булып исәпләнә.

Үз төркемнәрендә беренче урын яуладылар: Адель Гайнетдинова (1нче гимназия), Азалия Хисмәтуллина (6нчы мәктәп), Дилара Гәрәева (1нче мәктәп), Игнат Ртищев һәм Никита Габов (8нче мәктәп). Өлкән спортчылар арасында 8нче мәктәп педагогы Илүзә Кучумова, хуҗабикә Лилия Шәймөхәмәтова, БДАУ студенты Илнар Моратов һәм “Туймазы газ эшкәртү предприятиесе” җәмгыяте эшчәне Андрей Фәхретдинов җиңде.

Кандра 2нче мәктәбе район ярышларында катнашмады, аның каравы, мәктәптә шундый ярыш үткәрде. Анда 3-9 сыйныфтан 190 укучы катнашты. Ярышлар “Буровик” стадионында үтте, боз мәйданы һәм тимераяклар түләүсез тәкъдим ителде.

Анфиса АИТОВА.

Читайте нас: