Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
4 февраль 2019, 11:44

Үткән белән киләчәк арасында

66 ел элек төзелгән күпер яңартыла башлады

66 ел элек төзелгән күпер яңартыла башлады

Нөркәй һәм Иске Собханкул авыллары арасындагы автомобиль күпере 1953 елда төзелгән. Ул заманда әлеге йөкләнешкә исәпләнмәгән. Шушы дәвердә арматурасы тутыккан, бетон плитәләре уалып, коела-тарала башлаган. Диагностикадан соң 12 метрлы корылманы тулысынча алыштырырга карар ителгән.

Бу максатта акча республика бюджетыннан бүленгән. Эшне үтәтүче – БР Юл хуҗалыгы идарәсе. Яңарту эшен исә Уфаның “Магистраль” җәмгыяте үз өстенә йөкләтте.

Аның эшчәннәре гыйнвар башында эшкә кереште. Алар иске корылманы сүтеп алды, хәзер күпернең нигезен ныгыту белән мәшгуль – аңа 11 метрлы утыз алты бетон субай кагылачак. Күпер ике юнәлешле булачак, юллар култыкса-киртә белән аерылачак. Хәрәкәт өлеше киңәйтеләчәк, ике хәрәкәтләнү полосасыннан кала, хәвефсезлек юллары да барлыкка киләчәк.

Яңа күпернең проектын төзегәндә тымызык һәм сай Бишенде инешенең язгы ташу чорында нәкъ шушы урында күтәрелүе дә исәпкә алынган. Ташуны каршылыксыз үткәреп җибәрүне тәэмин итү өчен өч терәү урынына бишне урнаштырырга карар ителгән.

Эшне ноябрьгә төгәлләү күзаллана. Ремонт чорында бу урында автотранспорт хәрәкәте чикләнми, машиналар янәшә салынган урау юлдан үтә.

Автотранспорт шофёрларыннан игътибарлы булуны, тизлек режимыннан тайпылмауны үтенәбез.

Анфиса АИТОВА.


Читайте нас: