Туймазы хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
31 гыйнвар 2019, 12:20

Куәтле омтылышка мөмкинлек бар

Башкортстанда хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру һәм халык мәшгульлегенә ярдәм күрсәтү проекты тормышка ашырыла

Башкортстанда хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру һәм халык мәшгульлегенә ярдәм күрсәтү проекты тормышка ашырыла


Хезмәт җитештерүчәнлеге буенча Русия икътисади хезмәттәшлек һәм үсеш оешмасына кергән илләрдән икеләтә артта кала. Бу хәлдән чыгу өчен илебез Президенты Владимир Путинның май Указы кысаларында тиешле гомумдәүләт проекты әзерләнде.


Елына бишәр

процент өстәмә

«Хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру һәм халык мәшгульлегенә ярдәм күрсәтү» программасы ярдәмендә 2024 елга кадәр икътисадның нигез чимал булмаган тармакларының уртача һәм зур предприятиеләрендә хезмәт җитештерүчәнлеге үсешенең ел саен кимендә 5% тәшкил итүе көтелә. Шуның белән бергә инвестицияләр һәм халык мәшгульлегенә ярдәм күләме арту, эшчәннәрнең квалификациясе күтәрелү көтелә. Гомумдәүләт проектының нәтиҗәле катнашучыларына ташламалы займнар вәгъдә ителә – биш елга 50-300 миллион сум (елына 1% өстәмә белән).

Проектны тормышка ашыруның төп максаты – предприятие продукцияләренең көндәшлеккә сәләтлелеген арттыру һәм чит илдән кергән продукциягә алмаш җитештерү.

Катнашу өчен төп шарт – предприятиенең саф табышы елына 400 миллионнан 30 миллиард сумга кадәр җитәргә, хезмәт җитештерүчәнлеге кимендә 10 процентка артырга, иң мөһиме – ул өстенлекле тармакларның берсе – эшкәртү сәнәгате, авыл хуҗалыгы, транспорт, сәүдә, төзелешкә бәйле булырга тиеш.

Башкортстан шушы федерация программасы сыналган җиде төбәк исәбенә кергән. 2024 елга кадәр гомумдәүләт проектына Башкортстанның кимендә урта һәм зур 120 предприятиесен җәлеп итү күздә тотыла.

Бүген анда республиканың 19 предприятиесе катнаша. Беренчеләрдән булып Уфа, Октябрьский, Нефтекама, шулай ук Стәрлетамак, Благовещен, Туймазы сәнәгать предприятиеләре кушылды.

Проектлар “СТЕКЛОНиТ” һәм “ОЗНА” предприятиеләрендә уңышлы төгәлләнде. “БАСЭТ” һәм “Альтернатива” да финалга якынлаша. Нәтиҗәдә беренче һәм икенче өлештә катнашучы биш предприятиедә хезмәт җитештерүчәнлеге елына 5тән 15 процентка күтәрелде.

Проектны тормышка ашыруда Федерация хезмәт җитештерүчәнлеге тармагында хәбәрдарлык үзәге (Мәскәү) белгечләре ярдәм итә. Моннан тыш, Башкортстанда Стратегия тикшеренүләре институтында шушы ук тармакта төбәк компетенцияләр үзәге эшли. Декабрьдән уртак фән-техника “десанты” атна саен Туймазыга төшә – проект “Уралтехнострой-Туймазыхиммаш”, “Туймазы бетон ташучы автомобильләр җиһазлау заводы”, “Туймазы-техуглерод”та тормышка ашырыла.

Шушы көннәрдә шәһәрдә чираттагы тапкыр Федерация үзәге белгечләре Андрей Воеводин һәм Александр Параскевов, төбәк үзәге белгечләре Денис Попов һәм Руслан Нуртдинов (ул төбәктә проект координаторы) эшләде. Алар ярты ел дәвамында проектны тормышка ашырырга ярдәм итәчәк: чәмле өлеш өч айга сузылачак (резерв һәм мәсьәләләрне диагностикалауны да кертеп), шулкадәр үк вакыт тиешле чаралар үткәрүгә китәчәк.

(Мәкаләне тулысынча “Туймазы хәбәрләре” гәзитеннән укыгыз).

Ләлә МУСИНА.


Читайте нас: