Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
31 гыйнвар 2019, 11:31

Берне төзибез – өчесе планда

Яңа “Чулпан-2” төбәгендә балалар бакчасы ачылды

Яңа “Чулпан-2” төбәгендә балалар бакчасы ачылды


Озакламый Туймазы районында берьюлы өч балалар бакчасы төзү күздә тотыла: берсе – шәһәр үзәгендә, икесе – Райман һәм Гафуров авылларында. Әмма бу киләчәктә. 29 гыйнварда исә “Чулпан-2” төбәгендә 110 урынга исәпләнгән яңа балалар бакчасы ишекләрен ачты.

Киләсе биш-җиде елда бу төбәктә тугыз катлы 50ләп йорт күтәрергә җыеналар. Шуның бишесе төзелгән инде, озакламый тагын икесе сафка кертеләчәк. Әле биредә 600ләп гаилә яши, күбесе – яшьләр. Бирегә күченгәч үк алар мәктәпкәчә тәрбия оешмалары һәм мәктәп төзү мәсьәләсен хәл итүне үтенде.

Нәтиҗәдә балалар бакчасы бер елда төзелде. Хәл шул ягы белән үзенчәлекле, төзүче – “3нче төзелеш фирмасы” җәмгыяте бар эшләрне үз акчасына башкарды. Һәм объектны район карамагына тапшырганчы, үткәргечләргә тоташтырып кына калмады, бүгеннән балалар кабул итәрлек итеп эшләп бирде. Карават, кухня плитәләре һәм мультимедиа җиһазларына кадәр тәэмин итте.

1,5 мең квадрат метр мәйданлы оешма бүгенге көннең барлык таләпләренә җавап бирә. Мәсәлән, тук-ландыру блогы берничә цехка бүленгән: ит-балык, яшелчә, савыт-саба юу һәм суыткыч агрегатлары; бина әйләнәсендә сигез видеокамера урнаштырылган, ишекләргә электрон йозак куелган. Димәк, оешмага ата-аналар магнитлы ачкыч ярдәмендә генә керә ала. Һәр төркемдә телевизор һәм музыка үзәге бар. Шәһәрдә яслеләр җитмәүне исәпкә алып, өч төркем 1,5-3 яшьлек балалардан тупланган.

– Башкортстанның 100 еллыгы уңаеннан файдалануга тапшырылган беренче объект бу, – диде район Хакимияте башлыгы Айдар Суфиянов. – Аннары спорт комплексы һәм Дуслык авылындагы балалар бакчасына, көз көне шәһәрдә балалар дәваханәсенә чират җитәчәк.

Әйткәндәй, "Чулпан-2" төбәгендә яшәүчеләрнең чәмлелеге нәтиҗәсендә башка мәсьәләне дә хәл итә алганнар. Былтыр ноябрьдә төбәк Башлыгы вазифаларын вакытлыча үтәүче Радий Хәбировның эш сәфәре вакытында алар шәһәр һәм төбәк арасындагы 1,5 километр юлда урам яктырткычлары коруны үтенгән. Нәтиҗәдә шушы көннәрдә ут-диодлы 50 яктырткыч кору төгәлләнгән.


Алексей ШИЛЬНИКОВ.

(Мәкаләне тулысынча “Туймазы хәбәрләре” гәзитеннән укыгыз).


Читайте нас: