Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
29 гыйнвар 2019, 12:54

Борчылма, ярсыма – вакытында килер машина!

Чүп чыгару системасын җайга салганчы берничә ай үтәчәк. Район халкына сабыррак булырга кирәк

Чүп чыгару системасын җайга салганчы берничә ай үтәчәк. Район халкына сабыррак булырга кирәк


Узган атнада Туймазы районының Нөркәй авылында беренче чүп контейнерлары урнаштырылды. Әмма кичә шушы авылда яшәүче кеше район Хакимияте башлыгының “ВКонтакте”дагы битенә чүп-чар белән шыплап тутырылган савытларның фотосурәтен җибәргән. Астында язу да бар: “Экология Т”га эше өчен рәхмәт”.

«Контейнерлар урнаштырдылар – моның өчен рәхмәт, әмма алар аз, һәм бушатылмый», – дип өстәгән Алсу А.


Район башлыгы Айдар Суфиянов авыл халкының дәгъвасына шундук җавап бирде:

– “Экология Т” җәмгыяте җитәкчесе Илнур Шакиров хәбәр итүенчә, авылга чүп ташу машинасы график буенча йөри. Элек, чүпне капчык-лап җыйганда, калдыкларны сишәмбе саен чыгаралар иде. Хәзер – контейнерлар урнаштырылгач, каты-көнкүреш калдыклары атнасына ике тапкыр чыгарылачак: сишәмбе көнне – даими, икенче көн контейнерлар тулуга карап билгеләнәчәк.

Контейнерлар санына килгәндә исә ул каты-көнкүреш калдыклары туплану нормасы, Нөркәй авылында яшәүчеләр саны һәм чүп чыгару графигына карап исәпләнде. Төбәк операторы контейнерларның никадәр тиз тулуын күздә тотачак һәм таләп ителсә, чүп чыгару графигына төзәтмәләр кертәчәк.


Республика һәм төбәк хакимиятләре, “Туймазы хәбәрләре” тарафыннан “чүп реформасы”н үткәрү турында аңлату эшләре алып барылуга карамастан, район халкында әле дә сораулар туа. Шуның берсен җәмәгать челтәрендә Татар-Олканда яшәүче биргән.

«Татар-Олкан авыл советында һәр теркәлгән кешедән 400 сум күләмендә үз тарифларын кертәләр. Авыллар өчен шактый зур бәя бу».

– Татар-Олкан авыл советы авыл биләмәсе халкы җыены карарына ярашлы рәвештә, Төбәк тәкъдимнәрен хуплау программасы кысаларында яңа янгын сүндерү машинасы сатып алу (!) өчен һәр ихатадан 400 сум акча җыелган. Авыл биләмәсе хакимияте каты-көнкүреш калдыклары чыгаруга тарифлар билгеләми.


«Кандрада Комсомоллар урамында озак еллар инде чүп чыгару өчен контейнерлар юк, аның каравы, урам очында чүплек бар (бирегә бакчалардан чүп ташыйлар, җәй көне ул янып та китә). Игътибар итсәгез, янәшәдән генә газүткәргеч магистрале үтә».

– Күчеш чорында (гыйнвардан майга кадәр) кайбер урыннарда калдыкларны туплауның моңа кадәр булган системасы сакланачак, чөнки бөтен җирдә дә берьюлы контейнерлар урнаштыру мөмкин түгел. Торак үзәгендә (яисә аның бер өлешендә) чүпне график буенча чыгару системасы кертелгән булса, әлегә ул сакланачак. Моны аңлау һәм чүпне махсус техника үткәндә чыгару зарур. Рөхсәтсез чүплеккә килгәндә исә якын арада аннан арыну чаралары күреләчәк.
Читайте нас: