Туймазы хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
29 гыйнвар 2019, 12:47

Бүген мәктәп укучысы – иртәгә сайлаучы

Кандра авылының “Юбилейный” мәдәният һәм спорт йорты музеенда “БР Үзәк сайлау комиссиясенә 25 ел” күргәзмәсе ачылды

Кандра авылының “Юбилейный” мәдәният һәм спорт йорты музеенда “БР Үзәк сайлау комиссиясенә 25 ел” күргәзмәсе ачылды


Анда Русиянең һәм Башкортстан Республикасы сайлау системасының 25 еллыгына багышланган күпсанлы ядкәрләр тәкъдим ителгән. ХХ гасырның 30нчы елларыннан башлап, ХХI гасыр башына кадәр төрле партияләрнең өндәү материаллары, депутат мандатлары һәм билгеләре, шулай ук районыбыз депутатлары һәм җәмәгать эшлеклеләренең шәхси архивында тупланган документлар бу.


Шушы көннәрдә музейга килгән Кандра 1нче мәктәбе укучыларына илебезнең һәм республикабызның сайлау системасы тарихы, сайлауны үткәрү тәртибе, һәр кеше өчен сайлауның әһәмияте турында музей җитәкчесе Юрий Бирюзов, төбәк сайлау комиссиясе рәисе Генадий Алчинов, тарихчы, туган-якны өйрәнүче Рим Гәрәев бәян итте.

Кандралы Җәмил Кашапов 1972 елдан бирле шәһәр һәм бистә Советларына сайланып, үзенең 25 ел буе депутатлар корпусы исәбендәге эше турында сөйләде.

Анфиса АИТОВА.


Читайте нас: