Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
28 гыйнвар 2019, 12:49

Туйганчы ашарга хыялландык

Туймазыда “Блокада икмәге” чарасы үтте

Туймазыда “Блокада икмәге” чарасы үтте


27 гыйнвар – Русиянең Хәрби дан көне. Совет гаскәрләре тарафыннан Ленинград шәһәре немец-фашист гаскәрләре камавыннан тулысынча азат ителгән көн бу.


Шушы вакыйга алдыннан Туймазыда Хәсрәтле ана һәйкәле янында “Блокада икмәге” җәмәгать чарасы үтте. Митингта район Хакимияте башлыгы урынбасары Сергей Подоприхин, Федерация Җыелышы Дәүләт думасы депутаты Илдар Бикбаев, шулай ук камаудагы Ленинградта яшәгән Валентина Арефьева, сугыш ветераннары, студентлар, мәктәп балалары катнашты.

Алар 1941 елның

8 сентябреннән 1944 елның 27 гыйнварына кадәр төгәл 872 көн дәвам иткән камау вакытында Ленинградта яшәгән кешеләрне искә алды.

Ачык һавада китап һәм фото күргәзмәләре, эзтабар-туймазылылар тарафыннан табылган ядкәрләр тәкъдим ителде.

Кыр кухнясы эшләде. Аны оештырырга «Парус» автоүзәге ярдәм итте. Барысын да карабодай боткасы, чәй белән сыйладылар. Истәлекле вакыйгада катнашучыларга камауда калган кешеләргә бер тәүлеккә тәгаенләнгән 125 грамм икмәк – «блокада паёгы» таратып бирелде. Аны махсус рецепт буенча «Бэкерай» фабрикасы пешергән.

Укучыларның йөзләре җитди иде. Үзләре катнашкан вакыйгага битараф түгеллекләре сизелде аларның.

– Безнең буын тыныч заманда яши. Без ачлык, сугышның нәрсә икәнен белмибез. Әмма безнең арада блокада ачысын татыган кешеләр гомер итә. Бу чара җиңүчеләрнең көчле ихтыярын һәм үз-үзен корбан итүен искә төшерде, – диде район Хакимиятенең яшьләр сәясәте бүлеге мөдире Альберт Хәсәнов.


***

Блокаданың кара төне,

Салкын, үзәк өзгеч салкын.

Тәрәзә өлгесе – катыргы,

Күрше йорт урынында – упкын.

Соң инде. Әнкәй генә кайтмый,

Эшкә китте көч-хәл белән.

Карын ач. Куркыныч.

Караңгы.

Энем җан бирде. Таңда.

Күптәннән.

Су чыкты... Елгага баралмыйм.

Арыдым.

Хәлем юк бер тамчы.

Гомер җебе өзелер-өзелмәс...

Өстәлдә – әткәйнең үле хәбәре.

Надежда РАДЧЕНКО.


Читайте нас: