Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
28 гыйнвар 2019, 12:04

Радий Хәбиров: “Сайлауга “Бердәм Русия” партиясеннән барачакмын"

Башкортстан Башлыгы вазифасын вакытлыча үтәүче үзенең төбәк җитәкчесе вазифасына дәгъва итәчәген белдерде.

Башкортстан Башлыгы вазифасын вакытлыча үтәүче үзенең төбәк җитәкчесе вазифасына дәгъва итәчәген белдерде.


– “Бердәм Русия” пар-тиясеннән ераграк торырга киңәш бирүче хезмәттәшләрем бар. Тик мин башка фикердә, – диде Хәбиров. – Мин шушы партия әгъзасы һәм моның белән горурланам. Югыйсә, икеләтә чыгарылып, икеләтә кабул ителдем.

Республика җитәкчесе сүзләренә караганда, системаның бер өлеше ул. Партияне исә утилитар күзлектән, “тупасланса үткерләргә, сафтан чыккан өлешләрен төзәтергә кирәк булган мөһим сәясәт коралы буларак” кабул итәргә кирәк.

– Партия күп эшләр башкара, безнең төбәк бүлекчәсе алдынгыларның берсе. Тәнкыйть тә бар, әлбәттә, кешеләргә башкарган эшләребезне күрсәтергә өйрәнергә вакыт, – диде ул.

Партия җитәкчеләре Радий Хәбировның республика Башлыгы вазифасына "Бердәм Русия” партиясеннән дәгъвә ителү хәбәрен шатланып кабул итте.

Бу карарга аңлатма биреп, партиянең төбәк бүлекчәсе сәркатибе Константин Толкачёв “Бердәм Русия”нең төбәктә югары бәһалануын һәм абруе артуын, республика җитәкчесенә планнарын тормышка ашырганда таяныч булырлык һәм төбәк киләчәге өчен җаваплылыкны бүлешәчәк бердәнбер партия булуын билгеләп үтте.
Читайте нас: