Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
24 гыйнвар 2019, 12:17

Сентябрьгә – бүләк

Туймазыда балалар дәваханәсе төзелеше тулы куәтенә бара

Туймазыда балалар дәваханәсе төзелеше тулы куәтенә бара

Районда җәмәгать әһәмиятендәге дүрт объект төзелеше республиканың 100 еллыгына багышланган: балалар дәваханәсе, “Туймазы-Арена” боз сараеның икенче чираты, Кандра физкультура-савыктыру комплексы, җылылык тәэминаты системаларын үзгәртеп кору бу.

Дәваханә төзүгә рес-публика бюджетыннан саллы гына акча – кимендә 330 миллион сум бүленгән. Күләмле проектны тормышка ашыруны “3нче төзелеш фирмасы” җәмгыяте үз иңенә йөкләткән.

...Бер ел элек Ленин урамындагы бу төбәктә бушлык иде. Бүген биредә өч катлы күркәм бина калкып чыкты. Төзүчеләр ике айга алдарак бара. “Бу сыйфатта чагылмасмы?” – дип кызыксынам прораб Марат Сәетовтан.

– Юк, әлбәттә! Җитди объект бу. Бирегә атна саен комиссия килә, алар сыйфатны катгый күз уңында тота. Әмма безне тикшергән өчен генә тырышмыйбыз. Һәркем үз урынында зур җаваплы-лык тоеп эшли.

(Мәкаләне тулысынча “Туймазы хәбәрләре” гәзитеннән укыгыз).
Читайте нас: