Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
24 гыйнвар 2019, 12:30

Кибетләрдә тикшерү көтелә

Анда теләге булган һәркем катнаша ала

Анда теләге булган һәркем катнаша ала


Республиканың Дәүләт сәүдә комитеты “Башкортстан – сыйфат төбәге” чарасы үткәрелү турында игълан итте. Ул 1 февральдә башланачак.

Чараның максаты – куллану базарында тәкъдим ителгән продукция сыйфатына контрольне көчәйтү. Беренче чиратта сүз яшелчә, җимеш һәм майлы продукцияне тикшерү турында бара. Моннан тыш, рейдта катнашучылар алкоголь продукциясе сату өлкәсендә законнар үтәлешен күздән кичерәчәк.

Әгәр сыйфатсыз ризык сатып алгансыз яки алкоголь продукциясе сатылуның рәсмилеген ачыкларга телисез икән, 8 (347) 218-09-87 (алкоголь продукциясе сату мәсьәләләре буенча) һәм 8 (347) 218-09-78 (куллану базарында тәкъдим ителгән продукция сыйфаты мәсьәләләре буенча) телефоннарына шалтыратыгыз.
Читайте нас: