Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
22 гыйнвар 2019, 11:03

Өчләтә уңыш – могҗиза түгел

Районда кысалы теплицалар җитештерелә башлады

Районда кысалы теплицалар җитештерелә башлады


“Родина” мәдәният йортында БР авыл хуҗалыгы министры урынбасары Ирек Сураков, хәвефсезлек хезмәтләре, кредит, чыганак-тәэминат оешмалары вәкилләре катнашлыгында яшел-чәче-теплицачылар киңәшмәсе үтте. Анда дәүләт ярдәме һәм районда заманча теплицалар җитештерү мәсьәләләре тикшерелде.

Эшкуарлар өчен көнүзәк энергия чыганаклары тарифлары һәм бәяләре, сезонлы эш чорында хуҗалыкларга кредит бирү, мигрантлар җәлеп итү, крестьян-фермер хуҗалыкларында янгын хәвефсезлеге торышы һәм калдыкларны үтилләштерү мәсьәләләре кузгатылды.

Район Хакимияте башлыгы Айдар Суфиянов сүзләренә караганда, теплицаларның гомуми мәйданын 237 гектардан 207гә кадәр киметү җитештерү күләмен кыс-

карткан. Киресенчә, уңдырышлылык 7 процентка арткан, һәм 2018 елда, аннан алдагы елдагы кебек үк, теплицачылар 39 мең тонна яшелчә җыеп алган.

Районда “Панакс-Агро” крестьян-фермер хуҗалыгында заманча теплицалар җитештерү башланды, “Куш-Бүләк” крестьян хуҗалыгында исә нәтиҗәле когенерация корылмалары кертелә, алар газдан электр җитештерә. Районның мөмкинлекләре бар. Чөнки киләчәк шундый технологияләр кулында.

(Мәкаләне тулысынча “Туймазы хәбәрләре” гәзитеннән укыгыз).
Читайте нас: