Туймазы хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
22 гыйнвар 2019, 15:39

Белем артыннан – уңайлы транспортта

Өч авыл мәктәбе өр-яңа “ПАЗ” автобусына ия булды

Өч авыл мәктәбе өр-яңа “ПАЗ” автобусына ия булды


Ике «ПАЗ» автобусы Нөркәй һәм Татар-Олкан авылларындагы “Газель”ләрне алмаштырачак. Өченчесе Кәкребаш мәктәбенә өстәмә рейс кертү мөмкинлеге бирәчәк.

«ПАЗ»лар “Газель”ләргә караганда зуррак. Яңа техника балаларны ташыганда рейслар санын икеләтә киметү мөмкинлеге тәэмин итәчәк. Районның атап үтелгән мәктәпләренә транспортта сигез авылдан 150 бала йөреп укый.

Автобуслар Башкортстан Республикасы Мәгариф министрлыгыннан бүленде.

Зилә АБДУЛЛИНА.


Читайте нас: