Туймазы хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
22 гыйнвар 2019, 15:28

Агачлыкларда башкача чүп булмаячак

Нөркәй авылында беренче контейнер мәйданчыгы барлыкка килде

Нөркәй авылында беренче контейнер мәйданчыгы барлыкка килде


Җомга көнне “Экология-Т” җәмгыяте Нөркәйдә беренче 16 контейнерны урнаштырды, анда элек чүп «тамгалы капчык» ысулы белән чыгарыла иде. Әмма еш кына бу капчыкларны иясез этләр туздырып ташлады. Кайберәүләр чүпне шәһәрдәге контейнерларга ташыды. Халыкның бер өлеше исә аптырап калмады, аны нәкъ урман полосасына аударып китте.

Хәзер нөркәйлеләр чүпне Шәһәр яны, Төзелеш, Миләшле, Мәктәп, Первомай урамнарында, Первомай тыкрыгында урнаштырылган контейнерларга туплаячак. Чүп атнасына ике тапкыр чыгарылачак. Моның өчен авылда яшәүче һәр кеше ай саен акча түләячәк. Халык квитанцияне февральдә алачак.

– Без бу мәсьәләне халык җыенында тикшердек, – ди Собханкул авыл советы башлыгы вазифаларын вакытлыча үтәүче Рәис Шәңгәрәев. – Яңалык белән барысы да килеште. Контейнер мәйданчыклары урынын да уртак тавыш бирү юлы белән билгеләдек.

Анфиса АИТОВА.
Читайте нас: