Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
21 гыйнвар 2019, 11:25

Яугир юлы

Якташыбыз Сәлах Салиховның Русия һәм Германиядә яшәүче туганнары аңың якты истәлеген мәңгеләштергән

Якташыбыз Сәлах Салиховның Русия һәм Германиядә яшәүче туганнары аңың якты истәлеген мәңгеләштергән


Туймазылы Рәзиф Хафизов 10 ел инде Бавариянең Бурхгаузе шәһәрендә яши. Шуңа карамастан, гражданлыгын алмаштырмаган ул, Русиягә туганнары янына еш кайта. Күптән түгел Туймазыда булып киткән. Тормыш иптәше Ольга Нисен белән «Туймазы хәбәрләре» гәзите редакциясенә дә сугылган.


– Әбиемнең абыйсы Сәлах Салихов 1918 елда Әгертамак авылында күп балалы гаиләдә туган, —дип сөйләде Рәзиф. – Алар яшәгән йорт һаман бар әле. Гаиләбезнең башка буын вәкилләре өчен төп йорт булып тора ул.

Әгертамакта Бөек Ватан сугышыннан кайтмаган яугирләрнең исемнәре уелган һәйкәл бар. Алар арасында безнең туганыбыз да урын алган. Сәлах өлкән сержант дәрәҗәсендә бөтен сугышны үтеп, Җиңүгә чак кына калгач һәлак була. Абзыем Фәрит Фәхрәй улы Хафизов хәрби комиссариаттан соратып алган документта Сәлахның 1945 елның 17 апрелендә Берлин тирәсендә һәлак булуы язылган. Әмма анык урыны күрсәтелмәгән. Шуңа да абзыем Ольга белән миннән Сәлахның Германиядә җирләнгән урынын табуыбызны үтенде.

Гариза тапшырудан башлап, туганыбызның исемен Лебус шәһәрендә җирләнгән яугирләр исемлегенә керткәнче ел ярым вакыт үтте. Төрле оешмаларга, шул исәптән Кызыл Хач, Русиянең Мюнхендагы илчелегенә мөрәҗәгать иттек. Кәгазь эше Германиядә дә җитәрлек. Әмма Русия һәм Германия вәкилләренең үз эшләрен намуслы, җитез башкаруы нәтиҗәсендә бу вакыйгага нокта куелды.

Русия Федерациясенең ФРГдагы илчелегенең хәрби-мемориал бүлеге җитәкчесе Евгений Алёшинның имзасы куелган рәсми кәгазьдә, атап әйткәндә, Сәлах Салиховның башта күмелгән урынын билгеләү мөмкин булмавы, эзләнүче туймазылының совет яугирләре җирләнгән урында мәңгеләштерелүе турында мәгълүмат юклыгы язылган.

Шул сәбәпле, Браденбург җирләре хакимиятенә Русия (совет) хәрби зиратында Салихов истәлеген мәңгеләштерү турында үтенеч җибәрелде. Аның исеме Германия җирендә һәлак булган тагын 400 совет офицеры һәм яугире исемлегенә кертелде.

Рәзиф һәм Ольга Лебус шәһәрендә булган. Мемориал калкулыкта урнашкан. Табигате бик матур һәм тыныч төбәкләр бу. Былтыр исә Фәрит Хафизов тормыш иптәше һәм сеңлесе белән мемориалны барып күргән. Бу вакытта Берлинда үткән «Мәңгелек полк» чарасында катнашкан алар.

Венера АШИРОВА.


Читайте нас: