Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
17 гыйнвар 2019, 13:20

Чүптән арынырга вакыт

Илебездә “чүп реформасы” башланды

Илебездә “чүп реформасы” башланды


2019 елның 1 гыйнварыннан республика, тоташ илебез кебек, каты көнкүреш калдыклары белән эшләүнең яңа системасына күчте. Хәзер чүп җыю, ташу, эшкәртү, үтилләштерү, зарарсызландыру һәм урнаштыру белән төбәк операторлары шөгыльләнәчәк, халык исә билгеләнгән тарифка ярашлы бу хезмәт өчен түләячәк. Муниципалитетлар яңа шартларда эшләргә әзерме? Бу мәгънәсез сорау түгел. Өстәвенә, яңа ел алдыннан чүп җыйган һәм чыгарган өчен тарифларны вәгъдә ителгән 200 сумнан 70 сумга кадәр кыскартып, Башкортстан төбәк операторларының өметен кистеләр.


Бәяләр төшәчәкме? Койрыкны кысарга

туры киләчәк

Хәер, тарифлар турында яңа акчалата йөк буларак сөйләү бөтенләй үк дөрес түгел: район Хакимияте башлыгы урынбасары Булат Хәлиуллин сүзләренә караганда, каты көнкүреш калдыкларын урнаштырган һәм үтилләштергән өчен күпфатирлы йортларда яшәүчеләр элек тә анык хак түли иде. Бу безнең өчен яңалык түгел. Хәзер фатир хуҗаларына янә бер мәсьәләне хәл итәргә туры килә – торак-үткәргечләр хезмәтләре өчен тарифларны кыскартыргамы яисә калган акчаны йортны асрауга юнәлтергәме?

– Ярты ел дәвамында районның барлык торак үзәкләрен дә чүпне контейнерларга туплауга күчерергә кирәк. Күпме контейнер таләп ителүен исәпләп караганыгыз бармы?

– Бер меңләп. Төбәк операторы – «Экология Т» җәмгыяте районда атна саен 20шәр контейнер урнаштырырга вәгъдә итте. Аннары бу сан артачак. Безнең төбәк операторы тәкъдим кертте: ул контейнерларны үзе сатып алачак, урнаштырачак һәм тәртиптә тотачак. Муниципалитет аларны арендага алачак. Күчеш чорында бу тәкъдим безне кызыксындырды: чыннан да, аларны сатып алуга 20 миллион сум чыгарып салганчы, ай саен аренда өчен 150 мең сум түләү файдалырак.

– “Чүп реформасы”ның янә бер максаты – рөхсәтсез чүплекләрдән арыну. Туймазы районында алар күпме?

– 45. Хәзер авыл советлары анда чүп чыгармауны күздә тота. Аннары алардан арыну белән шөгыльләнәчәкбез.

– Моңа акча бармы?

– Эзлибез. Алардан арыну өчен берничә дистә миллион сум һәм байтак вакыт таләп ителәчәк. Мөгаен, зур булмаган чүплекләрне гамәлдәге рәсми каты көнкүреш калдыклары полигонына күчерербез, бушаган мәйданнарны рекультивацияләя-чәкбез. Бу шактый катлаулы һәм кыйммәт эш, югыйсә.

(Мәкаләне тулысынча “Туймазы хәбәрләре” гәзитеннән укыгыз).

Читайте нас: