Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
15 гыйнвар 2019, 11:36

"Нерал"да "немкалар" төпләнде

Уңышлы эшләүче хуҗалык Германиядән нәтиҗәле маллар кайтара

Уңышлы эшләүче хуҗалык Германиядән нәтиҗәле маллар кайтара


“Нерал-Матрикс” авыл хуҗалыгы предприятиесенең уңыш сере – сәнәгать нәтиҗәлелеген арттыруны дөрес хәл итү. Моңа ирешү өчен бирегә даими рәвештә Европадан нәселле мал кайтарыла. Мәсәлән, 2017 елда авыл хуҗалыгы предприятиесе белгечләре Германиядән голштин-фриз токымлы 66 тана алып кайткан. “Немкалар” яхшы үрчем биргән һәм югары җитештерүчәнлек күрсәткән. Саудырган 305 көндә бер сыердан уртача 7 мең литр урынына 10 литрлап сөт савып алынган.


Шуңа күрә 2018 елда хуҗалыкка тагын шулкадәр чит ил сыерлары кайтаралар. Алар быел февраль-мартта бозаулаячак дип көтелә.

“Нерал-Матрикс” хуҗалыгының сөт-товар фермасы идарәчесе Зәбир Гомәров сүзләренә караганда, саф токымлы маллардан сәламәт үрчем алына. Таналар көрлеге белән аерыла, һәр терлекнең авырлыгы уртача 470 килограмм. Маллар өчен алдан ук әзерләнгән тулы кыйммәтле туклану да әһәмиятле урын били.

– Хуҗалыкта асылда люцерна һәм кукуруз игәбез, бу сенаж һәм силоска китә, – ди Зәбир Тимерҗан улы. – Рационның шушы ике өлеше бер-берсен тулыландыра: кукуруз силосы көч-куәт тәэмин итсә, люцерна протеинга бай. Моннан тыш, сыерларның югары нәтиҗәлелегенә ирешү өчен без мал азыгы базасын көнбагыш һәм рапс белән тулыландырабыз.

Голштин-фриз – сөт юнәлешендәге иң киң таралган сыер малы токымы. Хуҗалыкта байтак еллар аларга өстенлек бирелә. Маллар безнең кышны җиңел кичерә. Бүген “Нерал-Матрикс” фермаларында һәм тышкы утарларда кимендә ике мең голштин-фриз асрала. Озакламый тагын бер саллы төркем тана кайтачак. Нераллылар 230 баш сатып алырга ниятли.

Зилә АБДУЛЛИНА.


Читайте нас: