Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
14 гыйнвар 2019, 12:59

Пенсионерларны төшке ашка чакыралар

“Чебуречная №1”да атнага бер тапкыр өлкән кешеләрне оешма исәбенә ашаталар

“Чебуречная №1”да атнага бер тапкыр өлкән кешеләрне оешма исәбенә ашаталар


Берәүләр – заманны, бәгъзеләре хөкүмәтне тиргәгән арада, өченчеләре игелек кыла. Сукранмыйча һәм үгет-нәсихәт укымыйча, үз ирке һәм ачык йөрәк белән. Туймазыда ай ярым элек ачылган “Чебуречная №1” кафесы хуҗалары кебек.


Яңа ел алдыннан “Чебуречная №1” хуҗалары пенсионерларны түләүсез төшке ашка дәште. Бу тәкъдимнән иллеләп өлкән туймазылы файдаланды. Бер атнадан соң, Яңа ел каникулы чорында, кафега янә пенсионерлар агылды.

– Өйдә ашарга җитәрлек, бәйрәм алдыннан балалар күчтәнәчләр китерде, – диде Алевтина Хәйдарова. – Ләкин миңа аралашу җитми. Бирегә ямьле, матур шартларда үзем ише карт-коры белән сөйләшеп утырырга киләм.

Тәмле ашаталар кафеда – ашлары куе, икенче ашлары да кайнар, сусыл. Яшь эшкуарларның картларны кайгыртуы күркәм күренеш. Аларга Ходай сәламәтлек бирсен!

Туймазы пенсионерларына түләүсез ашлар биредә атнага бер тапкыр – чәршәмбе көнне тәкъдим ителә. Алар беренче, икенче ашлар, кипкән җимештән компот белән сыйлана. Үзегез белән пенсия таныклыгы һәм яхшы кәеф булу зарур.

Бу атнада олы яшьтәге кунакларга рассольник һәм гуляшлы макарон тәкъдим ителде. Әмма меню атна саен үзгәрә.

– Берәр җәмәгать проектын тормышка ашыру турында күптән уйлана идек, – ди “Чебуречная №1” кафелары челтәрен оештыручыларның берсе Руслан Галимов. – Беренче чиратта пенсионерларга игътибар бүләргә карар иттек. Аларның кереме зур түгел. Атнага бер тапкыр кафега кереп ашау кыйммәткә төшә. Өлкән буын вәкилләренең оешмабызны үз итүе сөендерә.

Бер табын артында дус-тату төркем утыра – дүрт ханым һәм бер ир-узаман Владимир Белков (фотода).

– Елның җылы айларында күмәкләп гөмбә, җиләккә чыгып китәбез, – ди Любовь Шанина. – Кыш көне эш күп түгел. Атнага бер тапкыр "Чебуречная № 1" кафесында җыелышырга булдык. Безгә биредә бик ошый, борынгы ядкәрләр исә яшьлекне искә төшерә.

Диана НАСЫЙБУЛЛИНА.


Читайте нас: