Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
14 гыйнвар 2019, 13:30

Чемпион дәрәҗәсе өчен – чирек миллион

Район Хакимиятендә 2018 елның алдынгы көрәшчеләрен бүләкләделәр

Район Хакимиятендә 2018 елның алдынгы көрәшчеләрен бүләкләделәр


Спортчыларга акчалата бүләкне Туймазы шәһәре Милли һәм билбаулы көрәш федерацияләре рәисе Илфир Миңнебаев тапшырды. 250 мең сумлык сертификатка милли көрәш буенча дөнья чемпионатында – беренче һәм билбаулы көрәш буенча дөнья чемпионатында өченче урын яулаган Айнур Сыртаев лаек булды. Моннан тыш, үсмерләр арасында билбаулы көрәш буенча дөнья беренчелегендә җиңүче Наил Хәйбрахмановка 100 мең сумлык сертификат тапшырылды.


– Бу ярышларга Наил өзлексез әзерләнде. Ике көндә 7 килограмм авырлыктан арынырга туры килде, – дип сөйли тренеры Ринат Еникәев. – Көрәшче Казагыстан, Үзбәкстаннан килгән көндәшләре белән өч очрашу үткәрде һәм финалда зур аерма белән Русия спортчысын җиңде. Нәтиҗәдә тәр-бияләнүчеләрем арасында Наил бишенче дөнья чемпионы булды.

Әйтергә кирәк, Еникәев командасы спортчылары хезмәт сөючәнлеге, чыдамлылыгы, куелган максатларга ирешүдәге үҗәтлеге белән генә түгел, бердәмлеге белән дә аерылып тора. Мәсәлән, Наил Хәйбрахмановка 2015 елда билбаулы көрәш буенча дөнья чемпионы исемен яулаган Илдар Кашапов бар яклап булыша.

– Кайчандыр үзенә байтак ярышларда җиңү яулау мөмкинлеге биргән бик күп алымнарга өйрәтте мине Илдар, – ди Наил.

10 мең сумлык сертификатларга Бөтендөнья күчмә халыклар уеннарында бүләкле урын яулаган Рәзил Шабиев, Марсель Закиров һәм Айдар Хәбибуллин лаек булды. Бу егетләргә күптән түгел билбаулы көрәш буенча Русиянең спорт мастеры исеме бирелде.

5 мең сумлык сертификат белән спорт мастерлыгына кандидатлар Айнур Локманов, Лияна Шабиева, Илнар Фәрхетдинов һәм билбаулы көрәш буенча Русия Кубогы бүләкләнүчесе Илдар Кашапов чәмләндерелде.

Зилә АБДУЛЛИНА.


Читайте нас: