Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
4 гыйнвар 2019, 22:38

Яңа елда өй котлатачакбыз

Яңа ел алдыннан районда 13 гаилә торак сертификатларына ия булды

Яңа ел алдыннан районда 13 гаилә торак сертификатларына ия булды



Соңгы ике елда Туймазыда торак шарт­ларын яхшыртуга 146 гаилә кимендә 67 миллион сумлык субсидия алган.
Шул исәптән – декабрь азагында торак са­тып алу яисә төзүгә таныклык алу бәхетенә ия булган 13 гаилә. Тоташ алганда кимендә 13 миллион сумлык документларны аларга район Хакимияте башлыгы Айдар Суфия­нов тапшырды.
“Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү” программасы кысаларында субсидиягә ия булучылар исемлегендә Айгөл һәм Рамил Хәсәновлар да бар. Гаиләдә өч малай үсеп килә.
– Сертификат алу бәхете безгә төпчек улыбыз Алан тугач елмайды, чөнки чираты­быз бераз алгарак күчте, – ди ишле балалы әти белән әни. – Шундый бүләк алуыбызга бик шатбыз, аеруча Яңа ел алдыннан. Бу субсидия ярдәмендә быел торак мәйданын киңәйтә һәм ике бүлмәле фатирдан өч яисә дүрт бүлмәлегә күчә алачакбыз.
– Бүген торак сатып алу яисә төзүгә субсидияне исәптә торган 746 яшь гаилә көтә. Алар исәбендә кимендә өч бала тәрбияләгән ата-аналар да байтак, – ди район Хакимиятенең торак бүлеге началь­нигы Резеда Әскарова.

Зилә АБДУЛЛИНА.

Читайте нас: