Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
29 декабрь 2018, 11:12

«Чыршы купшы киенгән...»

Балалар (үсмерләр) иҗат йортында район Хакимияте башлыгы чыршысы үтте

Балалар (үсмерләр) иҗат йортында район Хакимияте башлыгы чыршысы үтте


Бала-чага өчен Яңа ел бәйрәме чыршы базарлары ачылу һәм кибетләрдә ялтыравык уенчыклар сатылудан башланмый. Алар өчен бәйрәм – Яңа ел тантаналары. Шушы көннәрдә Балалар (үсмерләр) иҗат йортында яхшы билгеләргә укучылар, олимпиадаларда һәм иҗат бәйгеләрендә җиңүчеләр, уйлап табучылар һәм спортчылар өчен Яңа ел чарасы үтте.

Хакимият башлыгы чыршысына гадәттәгечә иң-иңнәр килде. Иң зирәкләре, иң пөхтәләре, иң чәмлеләре. Кунаклар арасында мохтаҗ гаиләләрдә тәрбияләнүче, ятим, сәламәтлек мөм-кинлекләре чикләнгән балалар да бар иде. Төп чыршы барысын да шатланып каршы алды, җем-җем утлары белән балкыды.

Бәйрәмдә һәркем Ковбойга, Үрмәкүч-кеше, Бел-мәсҗан, Патша кызына әверелә алды. Сәхнәдә алар өчен юлбасарларның патша чыршысын урлавы, Бремен музыкантларының аны эзләве һәм яшел сылуны табып кайтаруы турында Яңа ел тамашасы барды.

Алинә Шәйхиевага, Эмиль Хәбиров, Реналь Хәбиров, Радмир Гомәров һәм Рената Тимеркаевага республика Башлыгы стипендиатлары дипломнары тапшырылды. Балаларның барысына да район Хакимияте башлыгы бүләкләре өләшенде.

***

Быел Башкортстан башкаласында үткән республика Яңа ел чыршысына 24 туймазылы барды.Туймазы 7нче мәктәбе укучысы Реналь Хәбировка Мәскәүдә Дәүләт Кремль сараенда үткән Президент чыршысында катнашу бәхете тиде. Анда илебезнең төрле почмакларыннан – Ерак Көнчыгыш, Якутия, Чечнядан, Идел буе төбәкләреннән

6 меңләп бала чакырылган иде.

Зилә Абдуллина.
Читайте нас: