Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
29 декабрь 2018, 11:43

Бу елны лаек үткәрдек

Аның йомгаклары һәм киләчәккә бурычлар турында – район Хакимияте башлыгы Айдар Суфиянов белән әңгәмә

Аның йомгаклары һәм киләчәккә бурычлар турында – район Хакимияте башлыгы Айдар Суфиянов белән әңгәмә


Чыгымнардан – табышка

– Айдар Рифгатович, район икътисадында, төзелештә, җәмәгать тармагында нәрсәләргә ирешелде?

– 2018 елда безнең предприятиеләр җитди үсеш кичерде. Агымдагы елның 11 аенда 18,8 миллиард сумлык үзебез җитештергән продукция төяп озатылды, эш һәм хезмәт башкарылды (былтыргыга караганда 30 процентка артык бу), шул исәптән сәнәгать предприятиеләре өлеше – 15 миллиард сум (узган елның шушы чорына карата 137%).

Алдан фаразлау буенча, үзебез җитештергән төяп озатылган продукция күләме буенча районыбыз республиканың муниципалитет-районнары арасында бишенче урында.

Бу эшкә “Уралтехнострой-Туймазыхиммаш”, “Катыргы-кәгазь комбинаты”, “Туймазытехуглерод” җәмгыятьләре, СОЗАиТ саллы өлеш кертте. Узган елны без 361 миллион сум зыян белән тәмамласак, агымдагы елның 10 аенда район предприятиеләре 208 миллион сум табыш алды.

Уртача хезмәт хакы 32,15 меңнән 35,4 меңгә кадәр күтәрелде. Бу лаек күрсәткеч дип уйлыйм.

Ел иҗтимагый-әһәмиятле вакыйгаларга бай булды. “Туймазы-Арена” боз сарае тулы куәтенә эшли башлады. Кандрада бассейнлы спорт-савыктыру комплексы һәм Яңа Бишендедә мәдәният йорты сафка кертелде.

Исмаилда торак төбәген – газ, Райманда – электр, Мәкъсеттә һәм Дуслыкның яңа торак төбәгендә су белән тәэмин итү эшләре башкарылды. Гыйнварда исә Чулпанда һәм Дуслыкта ике балалар бакчасы файдалануга тапшырылачак.

Балалар дәваханәсе төзелеше графигыннан алда бара. Ул да 2019 елда ишекләрен ачачак.

“Спартак” стадионын күләмле үзгәртеп кору башланды, аның максаты – стадионны футбол һәм җиңел атлетика үзәгенә әверелдерү, бу биредә төрле дәрәҗәдәге ярышлар үткәрү мөмкинлеге бирәчәк. Ясалма кыр техниканың соңгы казанышлары буенча төзелгән һәм җиһазланган, алда безне стадионның барлык системаларын үзгәртеп кору көтә.

“Олимпиец” спорт комплексына җитди акча салу зарурлыгы турында берничә ел сөйлибез инде. Хәзер биредә бинаның тышкы ягы җылытыла, аннары барлык эчке системалар камилләштереләчәк.

– Төзелеш тармагында хәл-торыш нинди?

– Фаразланганча, 2018 елда 77 мең кв. метр торак сафка кертелде.

Тузган һәм авария хәлендәге торак урынында без заманча күпкатлы торак йортлар комплексы күтәрү өчен яхшы нигез салдык. Башкарылган эш 2019-2020 елларда күпфатирлы йортлар төзелеше күләмен шактый үстерү мөмкинлеге бирәчәк.

Бездә республиканың халыкны авария хәлендәге торак фондыннан күчерү программасы уңышлы тормышка ашырыла. Мәсәлән, программа кысаларында быел Кандра һәм Серафимовка авылларында күпфатирлы ике йорт төзелде.

Без дәүләт “Торак-үткәргечләр хуҗалыгын үзгәртеп коруга ярдәм фонды” корпорациясе эшчәнлеге киләсе елларда да дәвам итәчәк дигән рәсми карар алдык. Димәк, киләчәктә дә анда уңышлы катнаша алачагыбызга ышаныч бар.

Моннан тыш, без республика үткәргечләр инфраструктурасын камилләштерү программасына да кушылдык. Һәм икенче ел рәттән муниципалитетның җылылык трассаларын күләмле үзгәртеп кору өстендә эшлибез. Бу максатта 2018 елда Туймазыда кимендә 60 миллион сум акча бүленде. Шушы программа кысаларында 2019 елда без янә 50 миллион сум акча көтәбез, бу Собханкулда җылылык тәэминаты системасын камилләштерү мөмкинлеге бирәчәк.

Үз хәбәрчебез.

Читайте нас: