Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
27 декабрь 2018, 11:43

Тагын Кандрада. Тагын сабыйлар

Кандра авыл советында янә ике баланың гомерен өзгән янгын чыккан

Кандра авыл советында янә ике баланың гомерен өзгән янгын чыккан


Сишәмбе, 25 декабрьдә, Иске Кандра авылында тагын бер фаҗига булды – соңгы ун көндә икенче очрак бу. Иртәнге сәгать алтылар тирәсендә шушы авылда яшәгән 31 яшьлек хатын, төтен исе сизеп, электр исәпләгечтә кыска ялганыш ачык-лый. Куркудан яланаяк урамга йөгереп чыга, күршеләрен ярдәмгә чакырырга тели. Өйдә калган ике баласын уятмаска карар итә.


– Ишектән кире керәлмәдек, – дип сөйли каза күрүчеләрнең күршесе Фәзит Сираев. – Мин тәрәзәне ватып, эчкә үтәргә теләдем, әмма ялкын ургылып тышка чыкты, бер чара да күрә алмадык. Шуңа карамастан, балаларның әнисе Замирә аларны коткарырга тырышты. Чак тотып калдым. Үзе дә янып үлә иде, югыйсә. Янгын сүндерүчеләр килгәнче, 30 метрлы шлангны өйдәге су тәэминатына тоташтырып, янгынга каршы үзем көрәшмәкче булып карадым. Әмма бу диңгездәге бер тамчы гына иде.

Ялкынны килеп җиткән янгын сүндерүчеләр генә буйсындыра алган. Хәрабәләрне актарганда алар ике һәм дүрт яшьлек кыз баланың гәүдәсен тапкан. Караватларында ятуларына караганда, алар хәтта уянырга да өлгермәгән.

Балаларны янгыннан алып чыгарга тырышып, Фәзит Сираев кулларын яралаган. Ул бу хакта сөйләми, ачыргаланып, Рәхимҗан белән Замирәнең сөйкемле кызларын искә ала.

– Беләсезме, нинди матур балалар иде алар! Мине ерактан ук күреп, кул болгарлар. Матди яктан гаилә авырлык кичерде. Рәхимҗан гаиләнең бердәнбер туйдыручысы. Ул беренче гаиләсендәге балаларга да ярдәм итәргә тырышты. Әмма зарланмады, кайберәүләр кебек, шешәгә чуммады. Көн-төн эшләде. Ир белән хатын икесе дә Таҗикстаннан. 52 яшьлек Рәхимҗан Башкортстанда күптәннән яши, хатыны исә яңарак килде. Ул үзенә дә, балаларына да Русия гражданины дәрәҗәсе алуына сөенде. Хатынга рәсмиләштерәсе генә калды дип әйтә иде.

Гаилә иске йортта яшәгән, хуҗа аны бераздан яңартырга җыенган. Күптән түгел яңа койма койган, шлакоблоклар кайтарган, кәҗә алганнар – кызлары малкайларны бик яраткан.

Фаҗига вакытында гаилә башлыгы өйдә булмаган – кичтән бабасын Әлмәткә илтергә киткән.

– Өйгә кайтырга чыккан идек инде, Азнакайга җиткәндә шушы хәбәр килеп иреште, – дип сөйли Рәхимҗанның туганы. – Хатыны шалтыратты, әмма аның нәрсә сөйләгәне аңлашылмады. Күршесе шалтыратып, барысын да аңлатты. Ничек кайтып җиткәнебезне дә хәтерләмим. Әмма өлгермәдек.

Гаилә имин буларак бәяләнә. Алдан фаразлау-тикшерү буенча, янгын электрүткәргечтәге төзексезлек нәтиҗәсендә чыккан.
Читайте нас: