Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
25 декабрь 2018, 11:38

Авыл халкына Яңа ел бүләге

Кандрада яңа физкультура-савыктыру комплексы ачылды

Кандрада яңа физкультура-савыктыру комплексы ачылды


Республиканың “Башкортстанның 100 еллыгына – 100 объект” программасы кысаларында төзелгән бу спорт корылмасы “Победа” дип атала. Спорт комплексының өч катлы бинасында ике бассейн, өч спортзалы, медицина үзәге, душ һәм өс алыштыру бүлмәләре, белем алу өчен уку сыйныфлары бар. Объектның гомуми бәясе – 138 миллион сум.

Шимбә көнне аны ачу тантанасы узды. Анда БР яшьләр сәясәте һәм спорт министры Руслан Хәбибов, “Транснефть-Урал” җәмгыяте баш директоры Тимур Безымянников, “Транснефть-Урал” җәмгыяте Туймазы нефть кудыру идарәсе начальнигы Алексей Сальников, максатлы җәмәгать программалары фонды директоры Әскар Ногманов, “Капиталстрой” җәмгыяте баш директоры Алексей Лесин килде.

Район Хакимияте башлыгы Айдар Суфиянов спорт корылмасын күтәрүдә катнашучыларга рәхмәт белдерде. Аеруча республика Хөкүмәте һәм “Транснефть-Урал” компаниясенә.

– Туймазы районын һәм “Транснефть”нең тармак бүлекчәсе – “Транснефть-Урал” җәмгыятен күптәннән ныклы дуслык җепләре бәйли, – диде Айдар Рифгать улы. – Нефтьчеләр ярдәмендә Туймазыда күптармаклы өч спорт мәйданчыгы, 1нче гимназиядә хоккей тартмасы, шәһәр паркында җәйге амфитеатр, Югары Бишенде авылында мәдәни-ял үзәге һәм башкалар төзелде.

(Мәкаләне тулысынча “Туймазы хәбәрләре” гәзитеннән укыгыз).
Читайте нас: