Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
21 декабрь 2018, 17:41

Үткәргечләр булдыксызларны өнәми

Энергия тәэминаты системасында тәртипле һәм җаваплы кешеләр эшли

Энергия тәэминаты системасында тәртипле һәм җаваплы кешеләр эшли
Энергетика хезмәтендә бер генә юнәлешне чамалаган тар белгечләр эшләгән заманнар үткәндә калды. Бүген энергетик – чын универсал: лампочка да бора белә, югары вольтлы линия суза, катлаулы компьютер программаларын да буйсындыра. Туймазыда ике энергетика предприятиесе бар.


Район өчен “Башкирэнерго” җәмгыятенең “Октябрьский электр челтәрләре” сәнәгать бүлекчәсе Туймазы район электр челтәрләре, шәһәр, Кандра, Серафимовка, Собханкул, Түбән Троицкий өчен “Туймазы шәһәр электр челтәрләре” җәмгыяте җавап бирә.

Шәһәр электр челтәрләрендә 170 кеше хезмәт сала.

Предприятиенең иң мөһим участокларының берсе – электр лабораториясе. Анда биш кеше эшли, Ришат Әхтәриев шуларның иң тәҗрибәлесе. Ул эшкә кушар алдыннан һәм файдалану чорында яңадан тоташтырылган электр җиһазларына электр үлчәүләре һәм сынаулар үткәрә.

Бу төзеклекне һәм җиһазларның хәвефсезлек таләпләренә яраклылыгын раслау, шулай ук авария хәленә китерү ихтималы белән янаган кимчелекләрне ачыклау өчен кирәк. Мәсәлән, аның карар-нәтиҗәсеннән башка бер яңа ярдәмче трансформатор станциясе яки кабель линиясе эшли башламаячак. Ул башта приборлар ярдәмендә җентекләп карап-барлап, капшап чыгарга, аннары гына эшләтеп җибәрүгә рөхсәт бирергә тиеш. Тикшерүләрне җире-нә җиткереп башкара. Җи-тәкчеләр аны ашыктырмый, тәҗрибәле электр монтёры күз уңыннан бер вак-төяк тә читтә калмаска тиешлеген белә чөнки.

Сәнәгать-техника бүлеге инженер-энергетигы Дамира Хәбипованы предприятиедә югары класслы белгеч дип атыйлар. Аны хәтта пенсиягә җибәрергә теләмиләр, чөнки аның кебек белгечне эзләп табу җиңел түгел. Предприятиеләрнең финанс-хуҗалык эшчәнлеген тикшергән вакытта контроль-исәп комиссиясе эшенә җәлеп итәләр. Ул электр объектлары һәм челтәрләрендә төзелеш-монтаж эшләренә сметалар төзи, тикшерә, яклый; смета бәясен, эш төрләре буенча хезмәт чыгымын исәпли, килешүләр әзерли...

Эшен тиз башкара, чөнки сәнәгатьне, чималны, таләпләрне белә. Предприятиедәге үзгәрешләрдән хәбәрдар булу өчен, хезмәткәрләр белән даими рәвештә энергетика объектларына чыга. Югыйсә, бу аның бурычларына керми. Менә шундый чәмле белгечләр эшли биредә.

Анфиса АИТОВА.
Читайте нас: