Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
20 декабрь 2018, 12:15

Туксанда да урман өчен янып яши

Өлкән яшьтә булуына карамастан, Юрий Косоуров «яшел дустыннан» күз яздырмый

Өлкән яшьтә булуына карамастан, Юрий Косоуров «яшел дустыннан» күз яздырмый


Гәзитебезнең күптәнге дусты, танылган урманчы Юрий Косоуровка 90 яшь тулды. “Күптән күрешмәдек, килеп чык, чәй эчеп, сөйләшеп утырырбыз!” – телефонда көр тавышын ишетеп, унынчы дистәне вак-лаган абзый икәненә ышанмый тордым.


Мактаулы исем-дәрә-җәләре берничә кешегә җитәрлек аның. Ул Башкорт АССРның атказанган урманчысы, РСФРСның Фән һәм техника өлкәсендә дәүләт премиясе лауреаты, СССР Бөтенсоюз халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсенең алтын һәм көмеш медальләре, мактаулы билгеләре һәм грамоталары иясе. Өлкән яшькә җитсә дә, Косоуровның аек акыл-зиһененә исең китә.

– 1951 елда Мәскәү урман-техника институтын тәмамладым һәм Бөтенсоюз урманчылык һәм урман хуҗалыгын механикалаштыру фән-тикшеренү оешмасына эшкә тәгаенләндем, – дип искә ала ул. – Бервакыт күренекле академик Лысенков мине Украинага эш сәфәренә җибәрде. Җәй буе аның туфрак ашалуга каршы көрәш алымын бәяләргә тиеш идем. Алым катлаулы түгел – академик агачларны берәмләп түгел, ә “конверт” рәвешендә утыртырга тәкъдим итте: почмак саен дүрт һәм уртага бер үсенте. Аның фикеренчә, бу алым үсентеләрнең чыдамлылыгын арттырачак. Кызганычка, башка ялгыш гыйльми теорияләре кебек, әлегесе дә расланмады, – дип авыр сулады Косоуров. – Ул вакытта илдә басу-кырларны саклаучы күләмле урман утырту планы тормышка ашырыла башлады. Халык аңа “Сталинның табигатьне үзгәртү буенча бөек планы” дигән исем дә бирде. Мине Одесса өлкәсенә һәм Идел-Дон каналы ярлары буена калкан-урман утыртырга җибәрделәр. Безгә каналны ничектер дала җилләреннән сакларга кирәк иде. Алар шулкадәр көчле, баржаларны мамык урынына әйләндерде. Тимер юлдагы кебек, калканнар куеп карадык – ярдәм итми, җилдә сыгыла. Һәм без яр буенда агачлар утырта башладык.

Сталинның вафатыннан соң бу планны тормышка ашыру эше туктатыла. Косоуров Башкорт тәҗрибә урман станциясенә (БЛОС) өлкән фәнни хезмәткәр вазифасына күчерелә. Пенсиягә чыкканчы шунда хезмәт сала ул.

– Туймазы урманчылыгына мин 1964 елда килдем. Шундук чокыр-ерымнар күплегенә игътибар иттем, – дип дәвам итте әңгәмәдәшем. – Беренче көннән үк аларга каршы көрәш башладым.

Бу көрәш нәтиҗәсе буларак, “Өсән” һәм “1 Май” колхозлары биләмәләрендә чокырлар урынында буалар барлыкка килә, текә битләүләргә агач утыртыла. Шулар исәбендә “Дүртөйле ерымы” һәм “Чаган үзәне” табигать һәйкәлләре башкалардан аерылып тора.

Әңгәмәдәшем сөй-ләвенчә, урман утыртырга аңа пенсионерлар һәм балалар ярдәм итә. Аларга хезмәт хакы түләнә.

– Бер яклап, бу эш ошый иде, икенче яклап, авыр булды. Уфада яшәдем, урманчылыкка кадәр автобуста яисә юлда очраган машиналарда барам. Иске мотоцикл биргәч кенә, хәл бераз җиңеләйде, – дип дәвам итте Юрий Фёдорович.

Урманчы бер үк вакытта байтирәк, усак һәм орылы каен (Карелия каены кебек, аңардан да бик матур агач эшләнмәләр ясыйлар) сортларын яхшырту белән шөгыльләнә. Мәсәлән, черексез усак үстерергә. Бу агач өчен сирәк күренеш. Беррәттән Уфа витамин заводы белән хезмәттәшлек итә. Җитәкчеләр яшь белгечкә гөлҗимеш җыю һәм селекция эшен йөкләтә.

– Минем бурычларымның берсе – аның үскән урынын табу иде. Теләсә кайсы гөлҗимеш ярамый, витаминга бай төрләре генә. Аларны соңыннан Уфага, плантациягә җибәрәләр иде.

Бүген Юрий Фёдоровичны урман каравылчыларының саны кимү борчый.

– Урман каравылчысы – урман хуҗалыгының “рядовое”. Шунсыз булмый. Ул маэмай кебек, үз биләмәсен саклый. Кирәк булса, каракны да таба. Урманда хуҗа булмагач, һәркем үз җаен карый инде.

Элек безнең участокларда бөтенрусия киңәшмәләре үтте. Кыска гына вакыт эчендә дистәдән артык чит ил вәкилләре килеп киткән иде бирегә. Ә бүген, минемчә, урман хуҗалыгында торгынлык. Шуңа күрә 90 яшемдә дә урманны ташламыйм: якындагы агачлыкларга барып киләм, балта тавышларына колак салам – рөхсәтсез агач кисеп ятмыйлармы. Кайчандыр хезмәт салган җирләрне урыйм – шул ук буалар, Дүртөйле ерымына һәм Чаган үзәненә барып киләм. Аларга сөенәм. Соңгы елларда анда Америка чәшкесе, ондатра, урман шөлдие, эрбет чыпчыгы, алтын корташарлар үрчеде. Ә күптән түгел су кондызлары да барлыкка килде. Кайчандыр шөкәтсез җирләрдә тормыш кайный. Шуңа да бәхетле мин.

Алексей ШИЛЬНИКОВ.


Читайте нас: